Асавка авыл модель китапханәсендә «Удмурт халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре»дигән әңгәмә узды. Чарада балалар удмурт халкы, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар белән бергә ерак заманнарга күчтек, савыт-саба агачтан эшләнгән, кием-салым үз куллары белән тегелгән, ә көнкүреш тыйнак һәм талымсыз булган. Шулай ук «Удмурт киеме», «Удмурт чигүләре», «Удмурт кухнясы» бүлекләре белән «Удмурт традицияләре һәм гореф-гадәтләре»китап күргәзмәсе оештырылды.