Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 Май , 13:33

Сәләтле ханым эшеннән ямь таба

 В 2022нче  елда  Ксения Вячеславовна  Шакирова  Халыкара педагоглар- художниклар Созына әгъза итеп алына. Бу уңайдан  үзенең балаларының рәсемнәрен Россия һәм халыкара конкурсларда катнашырга мөмкинлек туа.

Сәләтле  ханым эшеннән ямь таба
Сәләтле ханым эшеннән ямь таба

Иртәнге сәгатьтә эш бүлмәсенә зәвыклы киенгән бер чибәр кыз ышанычлы адымнар белән атлап керде. Көз, табигатьнең гүзәллеккә чумган чагы.
 Нефтекама шәһәрендә туып үскән ул. Мәктәп елларыннан ук мәдәнияткә тартыла. Укытучылары Ксения Вячеславовнаны  рәссам булырга өндиләр.
 Сәнгать дөньясыннан икәне килеш-килбәтеннән, сөйләү-аңлату осталыгыннан сизелеп тора. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, 2003нче елда Свердловск шәһәрендәге Русия Дәүләт Һөнәри педагогик университетына укырга керә. “Хыялыма урау юллар аша килмәдем. Сәнгать–графика өлкәсе мине әсир итте.Биш ел гомерем шау-шулы иҗат талиблары арасында үтте. Язмыш мине үзем дә абайлаганчы Түбән Иванайга китерде. Меңнәр арасындагы берәү – безне үз иткәне шушы авыл егете икән. Югары белемле  врач Юлиан Борисович рәссамнар гаиләсенә алып кайтты.  Аның  әтисе  Борис Шакирович озак еллар мәктәптә художник булып эшләгән. Менә шулай рәссамнәр гаиләсенә яңа кадр булып килдем”.
 Бу вакыйгаларны яңа килгән кызыбыз бер тын сөйләп бетте.  Инде эшкә кабул итү турында фикер т упланып өлгелде.   Баштагы шикләнүләр урынсыз, минем алда рәсем сәнгатен үз иткән һөнәрмән утыра иде. “В нашем полку прибыло”,— дип уйланып утырам. “Иҗатымда  гомер буе туган җиребез табигатен сурәтләргә насыйп булды. Балалар сәнгать мәктәбенә килү очраклы  хәл түгел . Георгий Калитов, Иван Баймиевларны үстергән төбәктә үземне күрсәтә алырмын дигән уйминем бар булмышымны яулап алды”. Сәнгатьтә ашыкмас, бик тыныч сабыр холыклы, рухи яктан көчле, уңган яшь рәссам ханым, бар осталыгын балаларның  беренче адымнарын үстерә алырлык остаз килде. Картина сюжетлары балачак хәтирәләре аша туа. Рәссам булу гына аз, күпкырлы педагог булырга кирәк.  Коллегалары ихлас каршы алдылар.  Танылган рәссамнар Альберт Шайхлисламов, Ирина Тукаева, ихлас каршы алдылар. Укучылар чын иҗат юлына бастылар. Эштә Ксения лаеклы замандашларын тапты. Укытучыларның чыгарылыш имтиханнарына хәзерләнгәнен күрсәгез... Класс саен 20—30 балалар белән кылкаләм тотып Вячеславовна. Мәктәп директоры  Гөлназ  Ләбиб кызы коллективның эшен дөрес, тыныч юлга юнәлтә белә.
 Республика күләмендә үткәренгән рәссамнар бәйгесендә

 елда балтачлылар өчен уңышлы уза. Шуны әйтик, яшь рәссамнар гап- гади мохитнең могҗизалы матурлыгын күрә беләләр. Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларында яратып иҗат итә. Матурлыкны күрү,сурәтләрендәге сихри балкышларны күңел түрендә саклый белү- сәнгатьнең билгеләнеше шул инде.
 В 2022нче  елда  Ксения Вячеславовна  Халыкара педагоглар- художниклар Созына әгъза итеп алына. Бу уңайдан  үзенең балаларының рәсемнәрен Россия һәм халыкара конкурсларда катнашырга мөмкинлек туа.
  27—29нче мартта Мәскәүдә (2024нче ел)  халыкара педагогларның Форумы үтте. Балаларда эстетик тәрбия проблемалары көн тәртибенә чыгарылды.
28нче мартта Мәскәү музеенда Рәссамнарның ачык конкурсы үткәрелде. Сайлап алу конкурсында безнең Ксения Шакирова чын мәгнәсендә тарихи омтылыш ясады. 550  художник арасыннан алгылар рәтенә чыкты. Уку елларында 100дән артык укучыга белем бирде. Аларның арасында үзләре ата-аналар булып өлгерделәр. Иң мөһиме – күпләре балаларын безнең һөнәрне сайлавы шатлыклы хәл. Укытучылар коллективы яшь кадрлар исәбенә ныгыды. Эльвира Гайфуллина, Ләйсән Субушева, Гөлназ Дарсигова яңа мәгълүмат, энергия белән эшлиләр.
    Иң мөһиме – Ксения өч бала тәрбияли, араларыннан Юлиан белән  икәү бер-берсен таба алганнар, киләчәккә  тормыш сукмагыннан ышанычлы атлап баралар. Тыныч, шат, бәхетле балалар  тәрбияләү – мөһим бурыч. Яшь  гаилә күпләргә үрнәк. Борис Шакирович  балаларына күркәм тәрбия биргән. Аның ике оныгында да егетләр холкы. Илнең бөтенлеге, ныклыгы гаиләләргә бәйләнгән өлкән уллары Никита  быел мәктәпне тәмамлый. Никита Шәйморатов исемендәге классның командиры, Башкортстан Башлыгының степиндиаты, республика һәм халыкара конкурсларның лауреаты. Мактаулы старт бу.
       Даниил спорт белән мавыга, Тайский бокс буенча призёр. Виктория кечкенә чагыннан ук гимтастика дәресләренә йөри. Гаиләдә спорт культы, шуңа тәрбия өлкәсендә балаларга сүз юк.
Мәскәүдә конкурста чыгыш ясаган иҗат җимеше  “Дорога в обитель” дип атала. Дөньялыкта Ксения Вячеславовна яшәү урынын дөрес эзләгән, тапкан. Күп еллар шушы юлдан барырга насыйп булсын.
      Хәнис Хаҗимов.

Автор:
Читайте нас: