Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 март , 19:46

“Бәхет ул – яраткан эшең булу...”

Эльвера Солтанова кебек актив, битараф булмаган һәм үз эше белән янып йөрегән кешеләр ярдәмендә авылларда мәдәният яши һәм яшәячәк.

“Бәхет ул – яраткан эшең булу...”
“Бәхет ул – яраткан эшең булу...”

Авыл тормышы – үзенчәлекле дөнья, анда ышанычлык, бер-береңә хөрмәт һәм үзара ярдәм мохите хөкем сөрә. Аның үзәгендә авыл клубы тора дисәк, бер дә ялгыш булмас. Нәкъ шунда авыл халкы күңел ачу, аралашу, яңалыклар белән уртаклашу һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен җыела.

Кызганычка каршы, соңгы вакытта әкренләп кенә авылларда мәдәният учаклары “сүнә”. Клублар булса да, аларга йөрүчеләре сирәк.  Мондый хәл – әле генә барлыкка килгән проблема түгел. Халыкны чараларга җәлеп итүнең ни дәрәҗәдә авыр эш икәнен шунда эшләүчеләр генә белә.  Шөкер, уңай мисаллар да бихисап. Гөрләп торган, бәйрәм көннәрендә халыктан өзелмәгән клублар да юк түгел. Шундый авыл мәдәният “үзәгенең” берсе –Мата авылында.

Авыл клубы хезмәткәре Эльвера Солтанова урындагы халыкның йөрәкләрен дәртләндереп, күңелләрен күтәреп төрле чаралар оештырып тора.  Маталылар моның өчен аңа чисез рәхмәтле.

Эльвера Галихан кызы 1971нче елның бар табигать муллыкка күмелгән алтын көзендә Мата авылында туа. Ул күп балалы гаиләдә 6нчы кыз булып дөньяга килә. Әтисе Галихан Биктимер улы районның алдынгы тракторчысы була. Тырыш хезмәте өчен “Хөрмәт билгесе” ордены белән бүләкләнә. Ә әнисе—Фәргыя Нигамәтҗан кызы савучы булып эшли.

1988нче елда Штәнде урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге кондитер училищесында белем ала. Ары таба туган районына һөнәре буенча эшкә кайта. Нинди генә эшләрдә эшләмәгәнБулдыра  райондашыбыз – совхозда пешекче дә, Мата авылы фельдшеры Рузилә Наил кызы кулы астында санитарка да, мәктәптә  пешекче дә. алмаган эше юк, көлдән төймә генә төйми инде, диләр андый кешеләр турында халыкта.

—Кайда гына эшләмәсәм дә,  һәрчак төрле концертларда катнашып, үзем сценарийлар төзеп, алып баручы булдым.  Һәрвакыт  клубта эшлисе килеп йөреде, —ди Эльвера Солтанова.

Бу хыялына ул 2001нче елда ирешә. 2002нче елны Стәрлетамак шәһәренең мәдәният техникумына читтән торып укырга керә һәм инде 2006нчы елда күптән хыялланган дипломны кулына ала.

Шул вакыттан бирле авыл клубында мәдәни чаралар оештыручы булып эшли. Үз эшен бар күңеле белән яратып, намус белән башкара. Төп эшеннән башка авыл җирендә мәңге бетмәс эшләрне дә башкарырга өлгерә. Ә авылда алар...башы да, азагы да юк. Бүгенге көндә Солтановлар абзар тутырып мал, кош-корт асрыйлар, шулай ук, күпләп корт та карыйлар.

1990нче елда үз авылы егете—булачак тормыш иптәше—Фәрит Солтан улы белән матур гаилә корып җибәрәләр. Малай, ике кызга гомер бүләк итеп, күркәм йорт җиткереп бик матур парлы гомер кичерәләр.

Үрнәкле гаиләләрнең балалары да күпләр үрнәк алырлык. Хәзерге вакытта улы Денис һәм кызы Гөлназ үзләре сайлаган һөнәрләре буенча Уфа шәһәрендә эшлиләр.  Кече кызлары – Ләйсән Штәнде урта мәктәбенең 10нчы сыйныфында тик “бишле” билгеләренә генә укый.

Эльвера Галихан кызы өчен авыл клубында эшләү - ул вазифа буенча тиешле бурычларны үтәү генә түгел, ә тулы бер фәлсәфә. Ул мәдәни чаралар аша кешеләрне берләштерергә, аларның кәефләрен күтәрергә һәм яңа казанышларга илһамландырырга мөмкин, дип ышана. Аның фикеренчә, нәкъ менә шундый урыннарда күңел тынычлыгы табарга мөмкин...

Тулы мәкаләне гәзитнең киләсе санында укый аласыз. 

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: