Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 март , 18:29

Җаны-тәне белән җыр-моңда

Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре көнендә матур теләкләр, җылы котлау сүзләре кабул итүче – менә инде ике дистә еллап район мәдәният сараенда үз эшен яратып һәм бар күңелен биреп эшләүче Гөлназ Шәрифуллина турында бу язма.

Җаны-тәне белән җыр-моңда
Җаны-тәне белән җыр-моңда

“Мәдәният хезмәткәре – ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше, күңел халәте дә”,—дип уртаклашты әңгәмәбез башында район мәдәният сарае хезмәткәре Гөлназ Шәрифуллина.

Бу сүзләр белән килешми булмый да. Мәдәният өлкәсендә башка төрле булмыйдыр да. Нәкъ алар бит җәмгыять тормышына мәдәни яктылык, нур, җылылык таратучылар. Дөньябызны җыр-биюләр аша матурлаучылар, күңелләребезне сафландыручылар.

Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре язгы көнгә туры килүе дә ялгыш түгелдер. Бу вакытта табигать уяна, кояшның җылы нурлары йөзләрне назлый, кошларның моңлы сайраулары колакны иркәли, умырзаялар баш калкыта...

Шушы күркәм бәйрәм көнендә матур теләкләр, җылы котлау сүзләре кабул итүче – менә инде ике дистә еллап район мәдәният сараенда үз эшен яратып һәм бар күңелен биреп эшләүче Гөлназ Шәрифуллина турында бу язмам.

Гөлназ Рәис кызы Шәрифуллинаны районның мәдәният дөньясында сәләтле алып баручы, моңлы тавышлы җырчы һәм тәҗрибәле “Рәйхән” вокаль ансамбле җитәкчесе буларак беләбез. Моңлы тавышка ия булган райондашыбызны волонтёрлык эшендә, район җәмгыяте тормышы уртасында “кайнаганын” да күрергә була.

Гомумән алганда, бар яклап та булдыклылыгы, сәләтлелеге белән күпләргә үрнәк булырлык шәхес ул – Гөлназ Рәис кызы.

Ташкентта туган Гөлназ Шәрифуллинаның язмышы әнисенең туган авылы Шәвъяды белән бәйле. Монда алар 1992нче елда күченеп кайталар. Авылдагы мәктәпне тәмамлагач,  төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында һөнәр үзләштерә. Ары таба читтән торып  Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясенең мәдәният бүлегендә укый. 2004нче елдан башлап 20 елны үз эченә алган хезмәт юлы район мәдәният сараена багышлана.

—Мин балачактан җыр-моңга гашыйк. Элек бит авылларда кичен күршеләр бер-берсенә йөриләр иде. Безгә дә шулай кунаклар һәрчак килеп торды. Без аларга, урындыкка басып, концерт күрсәтә идек,—дип көлеп искә алды балачагын әңгәмәдәшем. – Хәзер ул чакларны искә төшерәм дә, бигрәкләр дә самими, күңелле булган икән безнең балачак. Кайда нинди җыр отып алабыз, бер юлмы ул, бер биш-алты сүзме, урындыкка басып үзебезчә моңлы итеп башкара идек. Без гаиләдә биш бала үстек. Шуңа күрә мондый чараларны кичләрен даими рәвештә үткәреп тора идек. Мәктәптә үткән барлык чараларда да катнашырга тырыштым. Бернинди дә бәйрәм минсез үтмәде, дисәк тә була. Кеше алдында чыгыш ясау минем өчен ниндидер бер үзенчәлекле һәм тылсымлы вакыйга иде.

Мәкаләнең тулы вариантын гәзитнең киләсе санында укый аласыз. 

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: