Бәйрәмгә багышланган тантаналы митинг 22 февральдә узды. Бүген илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләре бирелгән барлык геройларның исемнәре безнең хәтердә балкып торсын өчен мондый чаралар үтә.
"Әти, әни, мин — спорт гаиләсе"традицион гаилә спорт бәйрәме Мата спорт-мәдәни комплексында узды. Конкурс Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Спорт эстафеталарында 4 гаилә катнашты, алар ике командага бүленде. Ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар бик күп уңай эмоцияләр һәм күңелле тәэсирләр алдылар. Бәйрәм максатына иреште. Күтәренке кәеф, кызыклы ярышлар белән хәтердә калырлык чара булды ул. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.