Чарада катнашучылар яшьлекне искә төшерергә, кичергән елларны искә төшерергә җыелдылар. Кемгәдер бу 70нче еллар, ә кемгәдер 80нче еллар. Сиксәненче еллар бу тарихның бер өлеше генә түгел. Бу бөтен галәм, дөньяга һәм җан халәтенә аерым караш. Алып баручылар кунакларга үткәннәрне искә алырга һәм тарих, яшьлек, тормыштан кызыклы фактларны искә төшерергә тәкъдим иттеләр. Алар өчен уен программасы әзерләнгән, анда үткәннәре турында истәлекләрен «яңартырга» тәкъдим ителде. СССР тарихы, ул вакытта аларны чолгап алган, борчыган, кайгырткан нәрсәләр турында «Мин моны ничек булганын хәтерлим» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Блиц – сораштыруда «Бер тиенгә нәрсә сатып алырга мөмкин иде» дип искә алалар, яраткан совет кинофильмнарын җырлар яңгыраган фразалар буенча һәм башка күп нәрсәләр буенча фаразлыйлар. Кызыклы булды бу кичә.