Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 гыйнвар , 17:58

Шигърият җан музыкасы кебек

Тучыбай авыл китапханәсендә "Шигърият җан музыкасы кебек"шигъри кәеф сәгате үтте.

Шигърият җан музыкасы кебек
Шигърият җан музыкасы кебек

Шигърият-кешелекнең иң гениаль казанышларының берсе. Үз хисләреңне шигъри формада белдерү, рифмада үз дөньяны тоюыңны чагылдыру, киләчәк турында хыялланырга һәм үткәнне искә төшерергә, бер үк вакытта миллионнарга мөрәҗәгать итеп һәм шул ук вакытта үз-үзең белән генә калып, моңа бары тик шигърият кенә сәләтле!

Тучыбай авыл китапханәсендә "Шигърият җан музыкасы кебек"шигъри кәеф сәгате узды. Китапханәче катнашучыларга шигъриятнең кеше иҗат иткән иң бөек сәнгать булуы турында сөйләде. Шигырьләр язу һәркемгә дә бирелми, ә менә шигъриятне аңларга һәм яратырга теләсә кем өйрәнә ала. Чарада катнашучылар танылган башкорт шагыйрьләренең яраткан юлларын рәхәтләнеп искә алдылар һәм укыдылар. Чарага «Шигьрият-серле донья»китап күргәзмәсе әзерләнгән. Күргәзмәдә танылган башкорт шагыйрьләренең шигырьләре тәкъдим ителгән.

 

Шигърият җан музыкасы кебек
Шигърият җан музыкасы кебек
Автор:
Читайте нас: