Чарада студентлар катнашты. Алар төрле конкурсларда һәм уеннарда үзләренең тапкырлыгын, җитезлеген күрсәттеләр. Интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Барысында да яхшы кәеф булды. Мондый кичәләр тагын да күбрәк үткәрелсен дигән теләк белдерделәр. Каникуллар чоры хәтердә кала бит ул.