Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 гыйнвар , 16:24

Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга»

Тучбай авыл китапханәсендә " Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга»дигән ял кичәсе үткәрелде.

Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга»
Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга»

Иске Яңа ел, әле дә гасырлар төпкеленнән безгә килеп җиткән иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Иске Яңа ел 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә башлана. Тучыбай авыл китапханәсендә «Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга» дигән ял кичәсе уздырылды, анда «Хуҗабикә»клубы әгъзалары катнашты. Яңа 2024 елда һәркемгә яхшы теләкләр белән чара ачылды. Аннары Иске Яңа елны бәйрәм итү тарихы, бу бәйрәмне борынгы заманда ничек үткәрүләре, буыннан-буынга кешеләрнең хәтерендә сакланып калган традицияләр турында сөйләделәр, чөнки традиция тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Кичәдә Яңа ел җырларын рәхәтләнеп җырладылар, табышмаклар-шаяртулар чиштеләр, төрле күңелле конкурсларда катнаштылар һәм чыршы тирәсендә биеделәр. Кунаклар оптимизм һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.

 

Автор:
Читайте нас: