Магашлы-Алмантай авыл клубында балалар бәйрәм тарихы һәм һәркемгә билгеле булган әдәпле сүзләрнең мәгънәсе белән таныштылар, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләштеләр, туганнарыбызга һәм дусларыбызга безнең өчен эшләгәннәре өчен еш рәхмәт әйтәбезме дип уйладылар. Чарада катнашучылар «Сүзне әйтеп бет» һәм «Сез әдәпле сүзләрне беләсезме? " уеннарында зур кызыксыну белән катнаштылар, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, әдәпле табышмакларны чиштеләр.
Кичә күңелле үтте.