Бәйрәм кичәсе кызыклы үтте. Яңа ел кичәсендә бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Яңа ел программасында кызыклы әкият персонажлары катнашты.Кыш Бабай һәм Карсылу килгәч, чын күңел ачу башланды: чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән, Яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку. Кыш Бабай һәм Карсылу бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне бүләкләр көтте. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Карсылуның котлаулары бәйрәмдә катнашучыларга ел буе җанлылык һәм энергия бирде. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияттәге тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисләре бүләк итте. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.