Авыл клубы фойесында кунаклар фото зонасы янында фотога төшә алды. Тамаша залында «Толын вучымо пайремна»бию – күңел ачу кичәсе узды. Матур чыршы янында күңел ачарга килгәннәрне Алексеева А. якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм, традиция буенча, барлык катнашучылар бәйрәм кичәсе геройларын – Кыш Бабайны һәм Карсылуны чакырдылар.
Алар киләсе елда катнашучыларга бәхет һәм яхшы сәламәтлек теләделәр һәм барысын да Яңа ел чыршысы бәйрәменә кушылырга чакырдылар, Яңа ел җырларын җырларга. Аннары, иң актив һәм кыюлар конкурсларда катнаштылар. Күтәренке кәеф белән авылдашлар Яңа елны каршыладылар.