Имән авылы халкы клубка җыелды. Олысы-яше кызыклы конкурсларда актив катнаштылар. Әйлән-бәйләндә чыршы тирәли катнаштылар. Моңлы җырлар башкардылар, өздереп биюләр биеделәр. Әлбәттә, Кыш Бабай һәм Карсылу күчтәнәчләр дә алып килгән иде. Алар Яңа елга изге теләкләр юллады. Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигамәтуллин имәнлеләргә җылы теләкләрен юллады.