Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 ноябрь 2023, 05:30

Әниләр көне- Түбән Карышта

Түбән Карыш авыл мәдәният йортында иң игелекле һәм назлы бәйрәме Әниләр көне алдыннан «Минем яраткан әнием»дигән бәйрәм чарасы узды.

Әниләр көне- Түбән Карышта
Әниләр көне- Түбән Карышта

Чарада Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы И.А. Шәймөхәммәтов катнашты. Ул үзенең котлау чыгышында  барлык хатын - кыз-аналарга тәрбия һәм балаларга риясыз мәхәббәт, сабырлык һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Җитәкче уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет, тынычлык һәм гаилә иминлеге теләде. Шулай ук МХОда катнашучыларының әниләренә рәхмәт сүзләре әйтте. Ветераннар советы рәисе Г.  Суфияров, аналар Г. Сибатова, Ф.  Сейдалина хатын-кызларга җылы рәхмәт сүзләре җиткерделәр.Мәдәният йорты фойесында «Әни - игелекле тылсымчы» күргәзмәсе куелган, анда әни – осталар Шаяхметова А., Закирҗанова В. , Хәбирова Р.  эшләре күз явын алды... Үзләренең музыкаль бүләкләрен бәйрәм дәвамында тамашачыларга «Умырзая»фольклор коллективы әгъзалары бүләк итте. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.

Мондый чаралар күңелләрне күтәреп җибәрә, нәфис затлар илһамланып эшкә тотына.



Әниләр көне- Түбән Карышта
Әниләр көне- Түбән Карышта
Әниләр көне- Түбән Карышта
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: