Түбән Сикияз урта мәктәбе укучылары өчен "Уйна, баян"мастер-классы үткәрелде. Мастер-классны гармунчылар ансамбле җитәкчесе Мифтахов Зәки Хаблиевич үткәрде. Ул музыка коралын ничек дөрес тотарга икәнен күрсәтте, баян "тартуының" принциплары, ишетеп көй буенча һәм ноталар буенча уйнау турында сөйләде. Баянның уң һәм сул клавиатуралары буенча аңлатмалар бирде. Балалар баян һәм хромка белән таныша алдылар. Инструментның килеп чыгышын белдек, инструментлар турында табышмаклар чиштек, аларның ничек яңгыраганын тыңладык. Очрашуда катнашучыларга үзләре музыка коралында уйнап карарга мөмкинлек туды.
Түбән Сикияз авыл клубында һәр чара да баянда өздереп уйныйлар. Балалар да зур сәхнәләргә чыгар әле. Моның өчен аларны шундый осталык дәресләренә җәлеп итеп этәргеч бирү бик урынлы.