Мәдәният
17 ноябрь 2023, 09:08

Каз өмәсе-авыл бизәге

Шавьяды авылында яшәүче тырыш һәм уңган – Фэнзия Нуркаева гаиләсендә матур өмә үтте. Халкыбызның матур гореф-гадәтләре чагыла бу күмәк эштә. 

Каз өмәсе-авыл бизәгеКаз өмәсе-авыл бизәге
Каз өмәсе-авыл бизәге

Каз өмәсе – ул элек-электән авыл тормышының бер бизәге булган. безнең төбәктә ул әле дә шулай дәвам итә. Шушы көннәрдә Шавьяды авылында яшәүче тырыш һәм уңган – Фэнзия Нуркаева гаиләсендә матур өмә үтте. Шулай ук, абзар тутырып кош-корт та карый.  Суыклар башлангач, авыл халкы өчен мөһим эш каз өмәсе үткәрү башлана. Туганнарың-якыннарың, авылдашларың белән рәхәтләнеп аралашып, шулай бер-береңә ярдәм итеп өмәләр үткәрү авыл тормышын тагын да ямьлерәк һәм матуррак итә.

Бар яклап та булдыклы хуҗабикәнең җиләк-җимеш, чәчәкләр бакчасы күпләргә үрнәк булырлык. Уңган кеше белән аралашу үзеңә югары таләпләр куюга тиң. Башкалар да күпләп каз карарга тырышыр әле.  Булдырырлык эш авыл җирендә. Табыннар кышларын мул булыр.

Каз өмәсе-авыл бизәге
Каз өмәсе-авыл бизәге
Автор:
Читайте нас