Мәдәният
17 ноябрь 2023, 16:13

"Дуслык тирмәсе" тапшыру -"Тамаша"да

Фәрдуна Касыймова призына "Тамаша" республика театр коллективлары фестивалендә "Дуслык тирмәсе" тапшыру булды. Кунак бик матур җырын тамашачыларга волынкада уйнап җырлап күрсәтте. Видеосы-сайтта. Карагыз!

Якташыбыз Фәрдуна Касыймова призына "Тамаша" республика театр коллективлары фестивалендә "Дуслык тирмәсе"н  тапшыру залдагылар күңелендә калырлык үтте. Аңа Башкортстан Республикасының "Халыклар дуслыгы йорты" "Дуслык тирмәсе"марафонына 4нче майда старт бирде. Вакыт капсуласын салу өчен Иске Балтач авылындагы Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Айгөл Нафикова һәм Мишкә районындагы Мари тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Алексей Ибулаев сәхнәгә күтәрелде. Вакыт капсуласына саласы хатны укып ишеттереп Айгөл Нафикова мишкәлеләргә тапшырды. Республика буенча "Дуслык тирмәсе" урап чыгачак. Ә Алексей Ибулаев Кунак бик матур җырын тамашачыларга волынкада уйнап җырлап күрсәтте..

Автор:Рима Валиева
Читайте нас