«Ужара» фольклор ансамбле солистлары кич буе мари җырларын җырладылар, ә гармун тавышына авыл халкы зур мавыгу белән дәртле мари бавын ишү һәм «Кид совен куштымаш» биюен бииделәр. Чарадагы концерт номерлары милли мари уеннары һәм конкурслары белән аһәңле рәвештә үрелеп барды. Бәйрәмнең һәр кунагы «Мари такмаклары»конкурсының төп катнашучысы була ала. Конкурста катнашучылар призлар белән бүләкләнде. Бәйрәм дискотекасында өздереп бииделәр.