Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә 3 ноябрьдә Түбән Карыш авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә коллективта дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыру һәм гражданлык һәм патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, халык геройларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан «Русия –минем Ватаным» тематик кичәсе узды. Кичә башында китапханәче Гомәрова Р. балаларга бәйрәм тарихын сөйләде. Бу дата очраклы сайланмаганын тарихи вакыйгаларга бәйләп үткәннәргә алып кайтты.
Шулай ук чара барышында Лилия Солтанбаковна халыкларның бер-берсенең кыйммәтләрен һәм мәнфәгатьләрен хөрмәт итеп, тынычлыкта һәм татулыкта яшәүнең мөһимлеге турында әңгәмә үткәрде. Яшьләр авырлыкларны бергәләп, бердәмлектә, дуслыкта һәм бердәмлектә хәл итү күпкә җиңелрәк дигән карарга килделәр.