Бу бәйрәм Россиянең күп милләтле халкының берләшүен, аның көчен һәм куәтен символлаштыра, шулай ук җиңүгә ирешү өчен бердәмлекнең әһәмиятен искә төшерә. Концерт махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы-якташларга ярдәм итү өчен узды. Концертта катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы Арысланов Ф. һәм отставкадагы подполковник Ибулаев И. мөрәҗәгать итте. Алар бәйрәм белән котладылар һәм «Үзенекеләрне ташламыйбыз»акциясендә катнашучыларга рәхмәт белдерделәр. Сәхнәдә җырлар һәм биюләр белән Магашлы – Алмантай авыл клубының иҗади коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.