Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 октябрь 2023, 11:40

"Эчмим һәм эчмәячәкмен"

Алкоголизм проблемалары җәмгыятьне борчый. Штәнде авыл китапханәсендә"Эчмим һәм эчмәячәкмен" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

"Эчмим һәм эчмәячәкмен"
"Эчмим һәм эчмәячәкмен"

Алкоголизмны профилактикалау һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Штәнде авыл китапханәсендә "Эчмим һәм эчмәячәкмен"темасына әңгәмә үткәрелде.

Китапханәче алкогольнең балалар һәм яшүсмерләр организмына тәэсире турында җентекләп сөйләде. Кеше характерында нинди үзгәрешләр һәм кешенең баш мие зарарлануының кире кайтарылмас нәтиҗәләре турында сөйләде. Иң куркыныч нәтиҗә һәм зыян кеше яралгысына алкоголь китерә. Иң куркыныч җинаять-йөклелек вакытында эчү. Чара ахырында барлык катнашучылар памяткалар алдылар.

 Эчү беркемне дә алга илтмәвен тормыш күрсәтә.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: