Мәдәният
19 октябрь 2023, 07:52

Балтач кунаклары — Башдрамтеатр артистлары

Мәжит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары, язучы Зифа Кадыйрованың "Синсез килгән язлар" исемле әсәре буенча куелган спектакльне Балтач тамашачысына күрсәттеләр.

Балтач  кунаклары — Башдрамтеатр артистларыБалтач  кунаклары — Башдрамтеатр артистлары
Балтач кунаклары — Башдрамтеатр артистлары

Балтач тамашачысы Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары башкаруындагы спектакльне дәррәү алкышларга күмде. Тамашачы аягүрә басып алкышлады. 14 артист сәхнәдә тормышның төрле якларына игътибарыбызны юнәлтте. Үз эшләрен яраткангадыр инде, күрәсең, һәр артист чыгышы хәтердә калды. Талантлы режиссёр Айрат Абушахмановның иҗади ачышлары, осталыгы, үткен карашы, табышлары хәйран калдыра. Үткәннәргә күз салу, анализ ясау өчен бер форсат бирде бу тамаша. 

Мәжит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры, спектаклдә Мәҗит ролен башҡаручы Морат Рафиков Балтач Үзәк китапханасенең кунагы  булды. Әдәбият, сәнгать турында аралашу—үзе бер гомер. Мәдәният, әдәбият, сәнгать адәм баласын якты якка әйди, тормыш сынауларына бирешмәскә өнди, алга барырга омтылыш бирә дә ул. Шунысы белән мондый чаралар әһәмиятле...

Балтач  кунаклары — Башдрамтеатр артистлары
Балтач кунаклары — Башдрамтеатр артистлары
Автор:Рима Валиева
Читайте нас