Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 октябрь 2023, 17:23

Укытучыларны хөрмәтләп

Тушкыр авыл мәдәният йортында  Укытучылар көне уңаеннан матур концерт үтте.

Укытучылар көне уңаеннан Тушкыр авылы һәвәскәрләре игътибарына концерт тәкъдим иттеләр. Авыл һәвәскәрләре чыгышлары залда утырган беркемне дә битараф калдырмады. Моңлы җырлар, шигъри шәлкем, кызыклы өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр кеше кайчандыр мәктәптә укучы булган, шуңа бу бәйрәмне элек-электән зурлап үткәрергә күнегелгән. Сау-сәламәт булып, алга матур планнар алып иҗат итәргә язсын...

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: