Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 октябрь 2023, 10:14

"Безгә еллар шатлык кына өсти" концерты

Мата авылында октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрү күркәм гадәткә әверелде.

"Безгә еллар шатлык кына өсти" концерты
"Безгә еллар шатлык кына өсти" концерты

Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле, еллар булуга карамастан, чыдам һәм бердәм кешеләргә багышлана. Мата авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган "Безгә еллар шатлык кына өсти" концерты булды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларны җырлар, шигырьләр белән шатландырды, барысына да дәрт, сәламәтлек һәм якты көннәр теләде. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды, проблемалар турында онытып һәм күңел белән ял итте.

Авылдашлар белән аралашу өчен бер матур көн билгеләнгән кебек. Тормыш матурлыгына шатланып, иртәгәсен уйлап, күтәренке кәеф белән таралыштылар хөрмәтле өлкән буын вәкилләре. Исән-имин янә очрашырга язсын.

 

"Безгә еллар шатлык кына өсти" концерты
"Безгә еллар шатлык кына өсти" концерты
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: