Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 сентябрь 2023, 17:19

Магашлы-Алмантайда «Бәрәңге банкеты»күңел ачу чарасы үтте

Магашлы-Алмантай авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре «Бәрәңге банкеты»танып белү – күңел ачу чарасын үткәрделәр.

Магашлы-Алмантайда  «Бәрәңге банкеты»күңел ачу чарасы үтте
Магашлы-Алмантайда «Бәрәңге банкеты»күңел ачу чарасы үтте

«Икенче икмәк» не хөрмәтләргә пенсионерлар һәм «Ужара»фольклор ансамбле әгъзалары җыелды. Чара тарихка экскурсия белән башланды-чөнки бәрәңге-чит илдән килгән ризык. Кунаклар 400 ел элек бәрәңге клубналарының ачы тәме булганын, һәр илдә аны үз исеме белән атаганнарын, Бельгиядә Бәрәңге музее барлыгын, ә Минск шәһәрендә аңа һәйкәл ачылганлыгын беләләр. Алып баручылар конкурслар, җырлар, табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр белән кызыклы программа әзерләделәр. Чара катнашучылар әзерләгән бәрәңге ризыкларын татып карау белән тәмамланды.

 

Бәрәңгегә багышланган күпме җыр, такмак бар.  Аны ашаган һәркемнең тамагы тук. Шулай икән җырга да урын була.

Магашлы-Алмантайда  «Бәрәңге банкеты»күңел ачу чарасы үтте
Магашлы-Алмантайда «Бәрәңге банкеты»күңел ачу чарасы үтте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: