Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 сентябрь , 11:34

Халыклар дуслыгы йорты чын бәйрәм оештырды

Балалар өчен "Айда уйнарга" Бөтенроссия бәйрәмендә безнең осталар: Лилия Фәүзетдинова, Гөлнара Хәкимова, Ильза Шәйбакова һәм Әлфина Нуркаева курчак өчен башлык бәйләү буенча мастер-класс күрсәттеләр.  

Халыклар дуслыгы йорты чын бәйрәм оештырды
Халыклар дуслыгы йорты чын бәйрәм оештырды

 

Иртәннән кичкә кадәр безнең тирмә балалар белән тулган иде. Алар бәйләү белән бик кызыксыналар, хәтта малайлар да утыралар һәм башлык бәйлиләр.

Шулай ук җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Эминә исемле кыз һәм Таир исемле малай бәйрәм ахырында: "Без бәйрәмнең тәмамлануын теләмибез. Бик шәп булды. Даниель исемле малай бездән :"Мин бу башлыкларны 5 тапкыр ясый аламмы?" - дип сорады. Апа һәм әни өчен. Бу 4 көн дәвамында балалар өчен Халыклар дуслыгы йорты чын бәйрәм оештырды.

 Уйнарга, белем арттырырга, һөнәр өстәргә була шундый чараларда.

Халыклар дуслыгы йорты чын бәйрәм оештырды
Халыклар дуслыгы йорты чын бәйрәм оештырды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас в