Мәдәният
14 август 2023, 04:00

Илнур Коләхмәтов Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырлар башкара

Илнур Коләхмәтовны тамашачыяраткан җырчыбызга "өйләндереп куярга" да әзер иде. Тик бу мөмкин түгел. Ни өчен?  Укыгыз!

Илнур Коләхмәтов - гаилә башлыгы.

Илнур  Учалы районының Кәрим авылында туган, ә хәләле Айгөл  Түбән Камадан, биюче. Ике уллары бар.

Уфада гимназия тамамлап, югары уку йортына керергә дип  Казанга килгән. Нәфис сүз, жыр, бию, төрле уен коралларында уйнап имтихан биргәч Салават Фәтхетдинов үз концерт программасында чыгыш ясарга чакырган. Беренче курска керер алдыннан  Илнур 25 көндә Салават концертларында чыгыш ясаган.

 “Сорнай” ансамблендә бер, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә биш ел көч сала .  Илнур хәзер Илсөя Бәдретдинова төркемендә тамашачыга киң танылды.  Дуэтлары сәхнәдә генә. Коләхмәтовлар өченче сабый көтәләр. Сәхнә, мәдәниятне үз иткән балалар булыр һәммәсе.

Автор:
Читайте нас