Александра Шемякина « Русиянең туризм сылуы» дәрәҗәле матурлык бәйгесендә республикабыз исеменнән чыгыш ясады. Аның нәтиҗәләре буенча Башкортстан гүзәле биш төп титулның берсен яулый. Жюри Александрга "Тамашачылар симпатиясе мисс" титулын бирә, бүләк тасмасы белән таҗ тапшыра һәм ювелир бизәнү әйберләре бүләк итә.