Мәдәният
26 июль 2023, 12:21

"Бер күрешу үзе бер гомер" чарасы Анновкада үтте

23 июльдә Анновка авылында "Бер курешу узе бер гомер" авыл халкы бәйрәме узды.

"Бер крешу үзе бер гомер" чарасы Анновкада үтте"Бер крешу үзе бер гомер" чарасы Анновкада үтте
"Бер крешу үзе бер гомер" чарасы Анновкада үтте

Бәйрәмдә кунакларны һәм авыл халкын бик күп кызыклы күңел ачулар көтә иде. Халык уеннары, конкурслар, ярышлар оештырыла. Сәламләү сүзе белән авыл биләмәсе башлыгы Шәймөхәммәтов Ильяс Әхнәф улы чыгыш ясады һәм бәйрәмнең спонсорлары Шәрипов Фидан Рафхат улы, Солтанов Радик Рафиковичны бүләкләде. Чараны район мәдәният сарае артистлары һәм Түбән Карыш авыл мәдәният йортының сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар бизәде. Авылдашлар һәм кунаклар очрашудан һәм концерт һәм уеннардан бик канәгать калдылар.

Чын мәгънәсендә аралашу, очрашу, дус-ишләрне, авылдашларны күрү кәефләрне күтәреп җибәрә. Яңадан очрашу кирәклеген хәтердә тотарга этәргеч бирә. Яңа көч, илһам алып эшләргә  ярдәм итә мондый очрашулар. Рух байлыгына тиң чара.

"Бер крешу үзе бер гомер" чарасы Анновкада үтте
"Бер крешу үзе бер гомер" чарасы Анновкада үтте
"Бер крешу үзе бер гомер" чарасы Анновкада үтте
"Бер крешу үзе бер гомер" чарасы Анновкада үтте
"Бер крешу үзе бер гомер" чарасы Анновкада үтте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас