Мәдәният
29 июнь 2023, 08:30

Сәидә Мөхәммәтҗанова укуын бик уңышлы тәмамлаган

И.В. Аухадеев исемендәге музыка көллиятен Сәидә Мөхәммәтҗанова кызыл дипломга тәмамлаган.  

"Сизелмичә үтте дә китте 4 ел. Зур рәхмәт хөрмәтле укытучыларыма безгә биргән кыйммәтле белемнәрегез өчен! Аеруча рәхмәтләремне музыка көллиятенең директоры Заппаров Айрат Агзамовичка белдерәм",— ди 1нче каналның "Голос" телепроектының финалисты, бүгеннән  дипломлы белгеч. Кечкенә чагында  "Су буйлап" җырын саф татарча матур итеп башкарып,Русиядә киң танылу алган кыз камиллекне сайлаган. Ул сәнгать дөньясында үз сүзен әйтәчәк әле. Талант иясе өчен горурланырга хаклыбыз.

Автор:
Читайте нас