

Казан Федераль Университетының көнчыгыш телләре факультетында белем алучы Сәйдә Мөхәммәтҗанова диплом эшен яклаган.
Сәйдәнең берьюлы ике уку йортында укуы, университетта төрек, гарәп, инглиз телләрен өйрәнүе турында мәгълүм булды. Беренче каналда балаларның "Голос" тапшыруында финалга чыккан милләттәшебез тырышлыгы белән аерылып тора. Талантлы кыз бар яклап та камиллеккә омтыла, сәләтен арттырырга омтыла. Бүген ул котлаулар кабул итә. Булганы белән чикләнергә уйламый Сәйдә. Афәрин!