Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 июнь 2023, 10:00

Иркә фонограммага җырламавын әйткән.

«ВКонтакте»дагы «Подслушано Тат-шоубиз» төркемеТимур Ганиев бу темага җырчы Иркәгә, фонограмма белән җырлауга карата мөнәсәбәтен белешеп, сорау юллаган.     

Иркә эстрадада беренче адымнарын ясаган чорларда үзенең дә еш кына фонограмма белән җырлавын, ләкин моның начар эш икәнлеген бик тиз аңлавы хакында әйткән. 

«Коточкыч! Начар! Карьерам башында минем дә фонограммага җырлаганым булды. Мин моның начар әйбер икәнлеген аңлап, үз өстемдә эшләп, кире фонограммасыз җырлауга әйләнеп кайттым. Фонограммага җырлаучыларга хөрмәтем бар дип әйтмәс идем. Җырлыйсың икән, үз өстеңдә, тавыш өстендә эшләп, ялт иттереп җырларга өйрәнергә кирәк. Юк икән, җырлап йөрмә», – дигән ул.

Интертат

Соңгы вакытта күп җырчылар фонограммага җырлый дип уйлап ялгышабыз икән. Иркә тере тавышка җырлый, моны аның концертын караган тамашачы да әйтер. 

Автор:
Читайте нас: