Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 июнь 2023, 15:51

Русиядә Пушкин көне билгеләп үтелде

Сәйтәк авыл китапханәсендә Пушкин көне билгеләнде. Ел саен 6 июньдә Русиядә Пушкин көне билгеләп үтелә, ул шулай ук рус теле көне буларак билгеле.

Русиядә Пушкин көне билгеләп үтелде
Русиядә Пушкин көне билгеләп үтелде

Бу көн очраклы сайланмаган: нәкъ менә 6 июньдә (яңа стиль буенча) 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган. Мөһим дата кысаларында Сәйтәк авыл китапханәсендә Сәйтәк  урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы "Кояшлы" көндезге лагерь тәрбияләнүчеләре өчен әдәби сәяхәт үткәрде. Чарада балалар Александр Сергеевич Пушкинның биографиясе белән таныштылар, аның тормышыннан иң кызыклы һәм аз билгеле фактлар турында белделәр, аның әсәрләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, «Мин Пушкинга кунакка ашыгам»викторинасында катнаштылар. Чара ахырында балалар үзләренең яраткан шигырьләрен һәм А.С. Пушкин әсәрләреннән өзекләрне бик теләп укыдылар.

Телне, әдәбиятны камил белергә мондый чаралар этәргеч бирә. Пушкин  кебек талантлар тик уңай якка үсәргә этәргеч бирә. 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: