Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 Май 2023, 15:16

Районда "Сабантуй" һәм мәдәни чаралар үтә

Районда һәм авылларда төбәкара, төбәк, район мәдәни чаралары үтәчәк. Кайчан? Кайда?

Районда "Сабантуй" һәм мәдәни чаралар үтә
Районда "Сабантуй" һәм мәдәни чаралар үтә

Районда һәм авылларда төбәкара, төбәк, район мәдәни чаралары үтәчәк.

Район Xакимияте башлыгы И.Ә Субушев районда "Районда төбәкара, төбәк һәм  район мәдәни чараларын үткәрү" турындагы боерыкка кул куйды. Мәдәни чараларны үткәрү буенча чаралар планы расланды. Бәйрәмнәрне хәвефсез үткәрү өчен хуҗалык, предприятие, оешма җитәкчеләренә тиешенчә җәмәгать тәртибен саклауны, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәргә һәм янгын хәвефсезлеге чараларын гамәлгә ашырырга кушылды.

Боерыкны үтәүне  контрольдә тоту социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча район Xакимияте башлыгы урынбасары Гасыймҗанова Инзилә Әдип кызына йөкләтелде.

Боерыкка ярашлы, 10нчы июньдә— Магашлы Алмантай авылында мари мәдәниятен чагылдырган милли  "Семык" төбәк бәйрәме үтә.

"Табын ыруы берлеге" җәмәгать оешмасы положениесенә ярашлы, Табын ырулары буыннары  арасында элемтәне ныгыту,  яшьләрне туплау һәм актив тормыш позициясе булдыру максатыннан  1нче июльдә  Иске Балтач авылында "Табынфест-2023" V төбәкара Табын ыруларының  яшьләр фестивале үтәчәк.

Xалык традицияләрен үстерү, аграр секторның хезмәт нәтиҗәләрен ясау йөзеннән 1нче июльдә  район үзәге— Иске Балтачта "Сабантуй-2023" бәйрәме үтә.

Боерыкның кушымта- графигына ярашлы, авылларда халык бәйрәме "Сабантуй-2023" һәм "Саумысыз, авылдашлар!" кебек чаралар күп халык катнашлыгында үтәчәк.

27нче майда—  Чуртанлыкүл авылында "Саумысыз, авылдашлар!"  чарасы үтә. Башлана 11.00 сәгатьтә.

10нчы июньдә — Иске Каргалы авылында үтәчәк  "Саумысыз, авылдашлар!"  чарасына чакыралар. Башлана 19.00 сәгатьтә.

11нче июньдә — Тучыбай авылында "Сабантуй" милли бәйрәме үтә. Башлана 11.00 сәгатьтә.

Автор:
Читайте нас: