Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 Май 2023, 15:55

Матурлык иленә бергәләп ишек ачкач

Ветеран укытучы Флидә Галиева оныгы белән килгән. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаевага үтенечен белдереп: —Безнең нәселдә җырчылар булмады-булуын, иллә-мәгәр Сезнең кулдан килгәнен беләм. Җырчы ук булмаса да Сезнең тәрбия эзсез калмас,—дип мөрәҗәгать итте...

Матурлык иленә бергәләп ишек ачкач
Матурлык иленә бергәләп ишек ачкач

Районның балалар сәнгать мәктәбендә вокал дәресе кабинеты ишеген шакыдылар. Баксаң, ветеран укытучы Флидә Галиева оныгы белән килгән. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаевага үтенечен белдереп:

—Безнең нәселдә җырчылар булмады-булуын, иллә-мәгәр Сезнең кулдан килгәнен беләм. Җырчы ук булмаса да Сезнең тәрбия эзсез калмас. Оныгыма яхшы кеше булырга этәргеч бирер. Авылдаш буларак та үтенечемне кире какмассың әле,—дип олы тәҗрибәгә ия укытучы мөрәҗәгать итте.

Сәнгать иле гаять югары таләпләр куйганын белгән остаз Рая Мәснәви кызы Аскар Галиевның мөмкинлекләрен сынап карагач  потенциалын билгели. Вакыт үткәрү белән чикләнмәскә, югары максатларга ирешү өчен күп эшләргә кирәклегенә күндерә. Сәхнә тәхет түгел, анда җиде кат тир түгеп, җан көчеңне салып үз урыныңны табып буласын элек укыткан бихисап укучылары мисалы дәлилләде. Балалар сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре алыр алдыннан уртак хезмәттәшлек сөйләшүе эш асылын билгеләде. Тиешенчә җиде ел буена Аскар дәресләрдә җырчы буларак остарды.Рая Мәснәви кызыкүнегүләрдә укучысының тавышын ачу белән чикләнми, сәхнәдә тамашачы күңелен әсир итәрдәй чыгыш ясарга өйрәтте. Тавыш тембры, моңы, милли җыр милизмнары, музыкаль әсәрне башкарганда ритмны саклый белү сәләтен булдыргач төрле конкурсларда укучыга үзен сынарга вакыт җитте. Аскар район, республика, төбәк, халыкара, Русия күләмендәге конкурсларда җиңүләргә иреште. Халыкара ”Талант канатларында”, бөтенрусия “Яшь талантлар”, “Кышкы карусель", төбәкара ”Салават мирасы” һәм ”Моряны тавышы”, республика “Апрель”, “Йолдызлы юл” һәм башкамәртәбәле конкурс-фестивальләрдә лауреат исеменә лаек булды. Яңа бәйгеләрдә үз сүзен әйтә үсмер. Вокал дәресләре буенча тулы курсны тәмамлаганнан соңАскар Галиев сәнгать мәктәбендә белемен камилләштерүен дәвам итә. Алдагы максатлары турында укытучы-остаз Рая Хамаева:

—Аскарның “Алтын тавыш” республика конкурс-фестивалендә һәм бөтенрусия конкурсында лауреат исеменә лаек булуыюгары бәһа.“Урал”, “Бөрҗән егете”, “Салават” кебек борынгы башкорт халык җырларын оста итеп, җиренә җиткереп башкаруы жюри әгъзалары билгели. Концертта эстрада җырларын аерымчыгып башкара. Динара Кәримова белән дуэтта алар башкаруында “Бәхетле балачак”(Гөлшат Ихсанова сүзләренә Рая Хамаева көй язган-Р.В.) җырын тамашачылар дәррәү алкышларга күмде. Төрле жанрда җырлавы осталык билгесе. Конкурсларга катнашу һәрчак ансат түгел ул. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлназ Рәхимҗанованың ерак араларны үтәргә транспорт хәстәрләмәсә, виртуоз аккомпаниатор Илшат Нуркаевның осталыгы көч-куәт бирмәсә күп җиңүләр мөмкин булмас иде. Шуңа хезмәттәшләремә  ихлас рәхмәт һәм соклану сүзләре җиткерәм,—дип ассызыклады...

Кече чактан ук әти-әнисе балада төрле сәләтләрен ачарга тырышуы мөһим. Баянда уйнау серләрен Илшат Нуркаевтан өйрәнсә, "Зөлфия" үрнәкле бию ансамблендә (җитәкчесе Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Xәсәнова), шахматлар түгәрәгендә (Альберт Шәйхлисламов) шөгыльләнеп яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Бу көннәрдә Казан шәһәрендә күренекле шагыйрь Гәрәй Рәхим истәлегенә үткән конкурста Аскар Галиев лауреат исеменә лаек булды. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Лилиана Акберова белән икесенең уртак җиңүе бу. Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, дигән сүзләр һәммәбезгә дә мәгълүм.

Сәнгать, белем иле, спорт, дин барысы да укучыны шәхес итеп формалаштыру  юллары. Җиңүләре алда булсын, дип телик...

Матурлык иленә бергәләп ишек ачкач
Матурлык иленә бергәләп ишек ачкач
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: