Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 март 2023, 08:42

Театр әйлән-бәйләне

Тучыбай авыл мәдәният йортында балалар һәм үсмерләр өчен театрга бәйле чара үтте.

Театр әйлән-бәйләне
Театр әйлән-бәйләне

Чарада катнашучылар театр тарихы белән таныштылар. Балалар иҗади биремнәрне үтәп, актерлар ролендә рәхәтләнеп чыгыш ясадылар. Алар үзләрен пантомимада сынап карадылар, костюмерлар булдылар.Әлеге программа укучыларга театрның искиткеч дөньясына кагылырга мөмкинлек бирде.

 Тамашачы булып күзәтү бер хәл. Ә сәхнәгә менеп роль уйнау— бөтенләй башкача. Үсмерләр сынатмады. Образга кереп  уйнауда осталарны билгеләү тамашачы алкышларында чагыла. Тормыш-театр, дигән берәү...

Театр әйлән-бәйләне
Театр әйлән-бәйләне
Театр әйлән-бәйләне
Театр әйлән-бәйләне
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: