Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 март 2023, 19:15

„Иң мөһиме—тамашачыларның елмаюлары һәм алкышлары...”

Әлеге язмада тырыш хезмәтләре белән олы ихтирамга лаек булган – Илмир Фаридонов һәм Айрат Имамовлар турында сүз бара.

„Иң мөһиме—тамашачыларның елмаюлары һәм алкышлары...”
„Иң мөһиме—тамашачыларның елмаюлары һәм алкышлары...”

Барлык hөнәр мөhим дә, кирәкле дә. Аларның кайсын гына сайласаң да, үз эшеңне яратып, бар күңелеңне биреп башкарган очракта гына ул нәтиҗәсе белән сөендерер. “Тырышкан—табар,ташка кадак кагар” дип юкка гына әйтми бит халык. Үз эшен тырышып, җиренә җиткереп hәм намус белән башкарган очракта хезмәте дә югары бәягә ия була. Әлеге язмада тырыш хезмәтләре белән олы ихтирамга лаек булган – Илмир Фаридонов һәм Айрат Имамовлар турында сүз бара.

Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан без әлеге өлкәдә “кайнап” эшләгән геройларыбыз янына юлландык.

Язгы матур һава торышы белән сокланып, район мәдәният сараена барып кердек. Дөресен әйткәндә, геройларыбызны табу җиңелләрдән булмады. Районның мәдәният “үзәгендә” бераз буталып йөргәч кенә, аларны очрату бәхетенә ирештек. Шулай булыр да инде. Алар бит икесе дә — биредәге директор урынбасарлары. Илмир Мәганәви улы—районның барлык авыл мәдәният йортлары һәм клублары буенча, ә Айрат Әдеһәм улы — матди хуҗалык өлеше буенча.

Һәрчак мәдәниятнең роле халык тормышында бик мөһим өлкә буларак билгеле. Монда иҗат кешесе, халыкка мәдәни яктылык, мәрхәмәт чаткылары өләшә, матурлыкны күрә һәм бәяләргә белмәсәң, әлеге һөнәргә бар җаның белән бирелеп эшләп булмыйдыр. Ә Илмир Фаридонов һәм Айрат Имамовларга—боларның барысы да табигатьтән бирелгән. Мәдәнияткә хезмәт итүне сайлаган һәм үз тормышларын аның белән бәйләгәннәр һәрвакыт олы ихтирамга лаеклар.

Алар безне дә, эш вакытында комачаулап йөрүгә карамастан, мөлаем һәм көләч йөз белән каршы алдылар.

Шундый ачык күңел белән каршы алсалар, ирексездән үзең дә елмаясың инде.  Шул чакта күңелләргә дә рәхәт булып китә бит... Шулай җылы каршы алулары hәркемгә игътибарлы булуларын раслый.

—Илмир Мәганәви улы һәм Айрат Әдеһәм улы бар эшкә дә җитди һәм җаваплы караган хезмәткәрләр. Алар белән барысын да җиңеп чыгарга була.  Барсы белән дә уртак тел табып эшлиләр. Нинди генә проблемалар белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрчак төпле киңәш бирергә һәм ярдәм кулы сузарга әзер алар. Белеп торасыз, безнең эш гади генә түгел, бәйрәм вакытларында да, башкалар ял иткәндә, мәдәният хезмәткәрләребез күңел җылысын кызганмый, халыкка хезмәт итәләр, шатлык һәм рухи күтәренкелек өләшәләр. Мондый тату һәм бердәм коллектив булганда эшләргә була,— ди район мәдәният сарае директоры Гөлфия Шәисламова.

Илмир Фаридонов Имән авылында туып, 2001нче елда Иске Балтач 1нче урта мәктәбен тәмамлый. Аннары югары белем алу максатыннан Башкорт дәүләт аграр университетының азык-төлек технологияләре факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, бераз вакыт “Балтач тегермәне” җәмгыятендә лаборант булып эшли. Ары таба Иркутск шәһәрендә стратегик  билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә Ватан алдында изге бурычын үтәп кайта.

Илмир Мәганәви улының мәдәнияткә килүе бер дә очраклы түгел. Бәләкәй чактан ук мәдәнияткә, сәнгатькә гашыйк була. Ул 3нче сыйныфтан ук Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова җитәкчелегендәге ансамбльдә бию осталыгын үзләштерә.  Мәктәпне тәмамлагач та, ансамбль белән бәйләнешне өзми, төрле концертларда, бәйгеләрдә катнаша.  Шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә Наил  Галләмов җитәкчелегендә баян юнәлеше буенча халык музыка коралы асылына төшенә.

—Безнең хезмәт гади эш кенә түгел, ул халыкны бердәмләштерә, якынайта, рухи яктан баета, матурлыкны һәм гүзәллекне күрә алу шатлыгы бүләк итә. Шулай ук халык йолаларын һәм традицияләрен саклау, торгызу — безнең төп юнәлеш. Кайвакыт 12—15 сәгать эшләргә туры килә, чөнки мәдәният өлкәсендә “эшләмисең”, ә “яшисең” дисәк тә була. Бәхеткә, гаиләм мине аңлый һәм һәрчак эшемне хуплап, ярдәм итеп тора. Шундый ышанычлы  һәм өйдә сагынып көтеп алган “тыл” булганда — эштәге яки тормыштагы проблемалар сизелми дә. Безнең эш вакыт сулышын тоярга, даими рәвештә нинди дә булса яңалыклар ачарга мөмкинлек бирә. Барлык мәдәният хезмәткәрләренә яңа иҗади идеяләр, тормыш буенча оптимизм һәм бәхет телим, — ди Илмир Фаридонов.

Айрат Әдеһәм улы Иске Балтач авылында дөньяга килә. 1988нче елда урта мәктәпне тәмамлап, Калининград өлкәсендәге тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә.

1991нче елда, Ватан алдында изге бурычын намуслы үтәгәннән соң, Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендәге радио-техник училищесына укырга керә. Ары таба күпмедер вакыт районда эшләп алгач, 1997нче елда район мәдәният сараенда хезмәт юлын башлый. Эшләү дәверендә рәссам-бизәүче булып та эшләп өлгерә. Хәзер инде күп еллар матди хуҗалык өлеше буенча район мәдәният сарае директоры урынбасары.

Әлеге һөнәр нинди булса да мәдәни учреждениенең уңышлы эшендә бик мөһим роль уйный. Эш процессын оештыруга, тамашачылар өчен уңайлы шартлар булдыруга һәм чаралар уздыру өчен техник әзерлеккә бәйле төрле бурычлар—болар барысы да хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары контролендә.  

Тамашачылар һәм төрле чараларны оештыручылар тарафыннан таләпләр арту сәбәпле, хуҗалык буенча урынбасар оешманың иң җаваплы хезмәткәренә әверелә дисәк тә ялгыш булмас. Ул тәртипне контрольдә тотарга, вакытында хезмәт күрсәтергә һәм ремонт эшләргә, “мәдәни үзәк” эшенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Димәк, боларның барысы да Айрат Имамов җаваплылыгында.  Бар көчен һәм сәләтен ул салган һөнәренә багышлый, моңа бер дә үкенми.

Ул үзенә тиешле эшләр белән генә шөгыльләнеп калмый, аның сәхнә түрендә коллективлар белән җырлаганын һәм өздереп биегәнен район халкы сокланып тамаша кыла. Бар яктан да акыллы һәм булдыклы ул.

—Коллегаларыбызны hәм барлык мәдәният вәкилләрен дә якынлашып килгән hөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек hәм иҗади уңышлар телибез. Ахырдан шуны әйтәсебез килә, безнең эштә иң мөhиме — тамашачыларның елмаюлары, канәгатьлеге һәм алкышлары.  Шул очракта, димәк, эшебезне яхшы башкарганбыз булып чыга,— дип әңгәмәбезне тәмамладылар геройларыбыз.

Үз хезмәтләренә бирелеп, эшләренең бетмәс-төкәнмәс барлык үзгәрешләренә,  яңалыкларына омтылып яшәгән һөнәр ияләренә— Илмир Фаридонов һәм Айрат Имамовларга киләчәктә дә яңа үрләр яуларга, эшләрендә күңел тынычлыгы телисе килә. Ары таба да шулай камилләшергә, сәләтегез һәм осталыгыгыз белән барыбызны да сокландырырдай мәдәни эшләр башкарырга язсын.

Автор:
Читайте нас: