Мәдәният
22 март 2023, 11:32

Балтач сәхнәсе бөркетләре

 Балтач тамашачысы дәррәү алкышларга күмгән  сәхнә осталары бар. Шулай  Руслан Кабулов һәм Руслан Халиковны балтачлылар беренче күрүеннән үк үз итүе очраклы түгел... Укыгыз:

Балтач сәхнәсе  бөркетләреБалтач сәхнәсе  бөркетләре
Балтач сәхнәсе бөркетләре

Балтач тамашачысы таләпләре югары булуын хәтта танылган артистлар яхшы белә. Һәр төбәк үзенчәлекле. Балтач тамашачысы дәррәү алкышларга күмгән  сәхнә осталары бар. Шулай  Руслан Кабулов һәм Руслан Халиковны балтачлылар беренче күрүеннән үк үз итүе очраклы түгел. Икесенең дә  оста башкару сәләте, югары һөнәри осталыгы белән бергә ачык күңелне, якты йөзне, ихласлыкны яхшы тоя безнең тамашачы...

Руслан Халиков Башкорт дәүләт аграр университетының "Биология-технология" факультетын тәмамлый.  Мәктәптә уку чорында ук  гитарада матур итеп уйнап җырлаган егетнең күңеле мәдәнияткә омтыла. Һәрчак җырны үз иткән Руслан ике дә уйламый 2009нчы елда район мәдәният сараенда тавыш режиссёры булып эшли башлый. Гомер буе җырлаган егет өчен мәдәният өлкәсе күңеленә якын булганга ул  осталыгын камилләштерергә уйлый. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында    " Музыка белгечлегендә компьютер-технологияләре"   факультетына читтән торып укырга кереп, музыка өлкәсендә  һөнәр ала. Саксофонда уйнарга өйрәнә.  Руслан Xаликов төрле җырларны оста башкара. Аны район тамашачысы ватанпәрвәрлек рухындагы җырларын дәррәү алкышлар белән озата. Иҗади алымнар кулланып аның һәрчак эзләнү юлында алга барышы. Лирик җырларны башкарганда  күз алдында комнан рәсем ясауны күзәткән видеоязманы карау  тамашачыны да матурлык булдыруга кушылырга әйдәгәндәй кабул ителде. Урында тик торуны түгел , ә алга бару, эзләнүне үз иткән ир-егетләр тамашачы мәхәббәтенә чынлап та лаек.

Стәрлебаш районы сылуын Юлия Мансур кызын  Балтач төбәгенә тормыш иптәше итеп алып килгәнгә дә  14 ел вакыт үткән. Акыллы, тыйнак кызлары Амелия, Динәне    уртак фикердә булып тәрбияләп үстерәләр. Кызлары "Зөлфия" үрнәкле бию ансамблендә шөгыльләнәләр. Алар мәдәниятне ярата...

Руслан Кабулов кече яшьтән үк сәнгатькә мөкиббән. Ул Балтач районы балалар сәнгать мәктәбен  уңышлы тәмамлый. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева сәләтен ачып сәнгать тормышында юнәлеш биргән укучыларының берсе ул. Уфа сәнгать училищесының "Вокал сәнгате" бүлегендә белем ала. Һөнәре буенча җырчы  буларак, укуын төгәлләп диплом ала. Иҗади һөнәргә ия яшь кеше алдында олы мөмкинлекләр.  Туып-үскән төбәген нык яратканга күрә Руслан чит якларда бәхет эзләми. 2015нче елда район мәдәният сараена килеп тавыш операторы вазифасында хезмәт юлын башлый. Бу вакыт эчендә никадәр  тамаша үзәгендә булырга туры килә аңа. Тавыш операторы буларак, билгеле, хәзер  бер чара да бу һөнәр иясеннән башка үтми. Ә концерт, тамашаларны җырлары белән үзенчәлекле итүен күпләр көтәләр.  Район мәдәният сараенда адашы Руслан Xаликов белән уртак  концертын  безнең районнан башка төбәкләрдә дә алкышларга күмеп каршы алдылар.  Мәдәният өлкәсендә тәүлек әйләнәсендә бара ул эш, дисәң арттыру булмас. Әгәр синең янәшәңдә терәк булырдай кешең булмаса  бу өлкәдә эшләү читен, хәтта мөмкин түгелдер дә. Үзенең иҗади башлангычын аңлаган тормыш иптәше Галия Фәрдүс кызы белән Аделина һәм Зарина исемле кызларын мәхәббәт чорналышында тәрбиялиләр.

Эш адәм баласы гомерендә мөһим роль уйный. Чөнки һәркем анда тормышының озын бер дәверен үткәрә. Үзара аралашкан, дустанә мөнәсәбәттә булган ике белгечкә дә бер сорау юлладым.

— Эшегезне сайлап уңдыгызмы?

— Эшем миңа ошый. Төрле вакытта эшләргә туры килә, җайлашып, анысына да күнектек. Якыннарыбыз хезмәт таләпләрен аңлаганга алга планнар алып, эшлибез,—дип аңлатты Руслан Кабулов.

— Эштә ял иткәндәй хис итәм үземне. Күңелемә ошамаган урында алай булмас иде. Xезмәттәшләребез белән уртак тел табып эшләгәнгә җайлы,—дип төгәллек кертте Руслан Xаликов.

 Ә үзара аларны бер хезмәт берләштерә. Шуңа кирәк чакта бер-берсен алыштырып, аралашып, алга максатлар алып эшлиләр. Уртак йөкне тартканда башкача булуы мөмкин түгел. Мәдәният өлкәсендә эш туктап торганы юк. Бәйрәмнәр, чаралар алышынып кына тора. Кирәк икән җырлыйлар, тәкъдим булса спектакльдә уйныйлар, фольклор ансамбльләрне тулыландыралар.  Мәдәният өлкәсе кешесе универсал булуы гадәти кебек тоела. Xалыкны мәдәни ял иттерү белән мәшгуль алар. Оешма коллективлары  чиратлашып концерт куйганда да ярдәм итәргә әзерләр. Xәзер сирәкләре генә баянчыга кушылып җыр башкара. "Минус", ягъни музыкаль  озату яздырылган булуы шарт. Аны вакытында яздырып, тиешенчә кабызу алгоритмнары инде күптән гадәти эш кебек.

Руслан Xаликов һәм Руслан Кабулов чиратлашып яшьләр дискотекаларын оештыру, авыл биләмәләрендәге чаралар булганда аларда катнашу,  авыл бәйрәмнәре, Сабантуйлары гөрләп үтсен өчен шактый көч салу белән, шулай ук туй-мәҗлесләр үткәрү белән  мәшгульләр.  Аппаратура белән эшләве үтә зур җаваплылык, төгәллек таләп итә. Икәүләшеп дуэт белән чыксалар да һәм шулай ук  аерым җыр башкарсалар да концертларның йөзек кашына тиң  аларның чыгышлары. Берсе үтә тыйнак, икенчесе тамашачы белән аралашуны җайга салуы бер-берсен тулыландыра гына кебек. Руслан Кабулов һәм Руслан Халиковның чыгышларында ихласлык мохитен тамашачы яратып кабул итә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас