Тормыш иптәшләренә, сөйгәннәренә әйтелмәгән сүзләре бар икән әле. Илһам чыганагы, тормышны алып баруда әйдәүче, балаларны тәрбияләүдә ышанычлы мөгаллимә, хәстәрлекле ана, тырыш хуҗабикә булулары турында Балтач хатын-кызларына ир-егетләр сәхнәдән әйтте. Ихтирам, хөрмәт хисләре чиксез булуын ишетү бәйрәм көнендә һич артык түгел. Хәер җылы сүзне көндәлек тормышта әйтүне һич артык димәс идем.