Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 март 2023, 09:57

Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә

 Чарага төрле һөнәр ияләре, Иске Янбай авылының хөрмәтле хатын-кызлары җыелды. Бәйрәмне ачып китапханәче Рәзинә Ханова иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде. 

Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә

Нәфис зат вәкилләре хөрмәтенә матур теләкләр белән авыл старостасы Рәлиф Шакирҗанов чыгыш ясады. Рима Вәлимова, Аня Ханова, Нәфисә Ахуновалар музыкаль сәламнәре җыелганнарның күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсе күңелле уеннар, күмәк биюләр белән үрелеп барды. Уңган хуҗабикәләр пешереп алып килгән ризыклар белән мул чәй табыны оештырылды, барлык катнашучыларга бүләкләр бирелде. Бәйрәмдә аралашу , фикер алышу үзе ялга тиң.

Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Автор:
Читайте нас: