Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 февраль 2023, 13:14

"Молодецлар безнең ир-атлар-шикләнергә сәбәп юк»

Иске Янбай авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ир – егетләребез молодецлар, шикләнергә сәбәп юк»конкурс-уен программасы оештырылды.

"Молодецлар безнең ир-атлар-шикләнергә сәбәп юк»
"Молодецлар безнең ир-атлар-шикләнергә сәбәп юк»

"Молодецлар безнең ир-атлар-шикләнергә сәбәп юк» - конкурс-уен программасы бәйрәмдә үтте. Ел саен  яклаучы барлык кешеләрне котлау күркәм традициядә.  Туган җиребезне – барлык ир-атлар яклавын беләбез. Бу электән шулай калган эш. Чөнки нәкъ менә аларга Ватанны саклаучылар булу бурычы йөкләнә. Ватанны саклаучылар көнендә  туган җирне  саклаучыларга һәм хәзерге вакытта МХОда җаваплы хезмәт итүчеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү йөзеннән үтте чара. Иске Янбай авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ир – егетләребез молодецлар, шикләнергә сәбәп юк»конкурс-уен программасы оештырылды. Башта барлык ир-атларга да җылы котлаулар яңгырады. Чарада катнашучылар «Без батырлыкны данлыйбыз» күргәзмәсе белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Чарада кешелекнең көчле яртысы кызыклы конкурсларда катнашып, зирәклек, җитезлек, эрудиция һәм тапкырлык сәләтләрен сынады. Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы кызыклы узды.

 Көчле зат вәкилләренә мәдхия җырлана бу көнне. Ир-атлар моңа лаеклы.

"Молодецлар безнең ир-атлар-шикләнергә сәбәп юк»
"Молодецлар безнең ир-атлар-шикләнергә сәбәп юк»
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: