Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 февраль 2023, 04:00

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган

Көмьязы авыл китапханәсендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевнын тууына 95 ел уңаеннан “Мин бу җирне матурларга тудым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде

Китапханәче укучыларны китап кургәзмәсе белән таныштырды, шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турында кыскача сөйләп утте. Бер ничә шигырен укып ишеттерде.

Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай, рухи мирас калдырды. Ул зур талант иясе, үз халкының сөекле һәм тугры улы да. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Аның иҗаты халыкка бик якын. Үзе дә халыктан чыккан шагыйрь. Атнабаевның иҗаты һәрбер кешегә аңлаешлы. Шигырьләре җырлап тора, шунлыктан бик купләре көйгә салынган. Әнгам Атнабаевнын үлмәс шигърияте бугенге көндә дә актуальлеген югалтмаган, мәңге гади булып халык хәтерендә калачак!

Дөньяга фәлсәви карашы, юморы, лирикасы кабатланмас.

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган
Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган
Автор:
Читайте нас: