Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 февраль 2023, 22:39

Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды

"Әйдә биибез, Балтач!" дигән исем белән Раушания Хәсәнованың иҗат кичәсе үтте.

Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова  ярты гасырлык юбилеен укучылары, аларның ата-аналары, биюне яраткан халык белән үткәрде.

  Иҗат кичәсендә  район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, остаз биюче Риф Габитов, район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлназ Рәхимҗанова, район мәдәният сарае директоры Гөлфия Шәисламова, ата-аналар котлады.

Концертта ансамбльнең бүгенге төркемнәреннән тыш, элекке ел солистлары, төркемнәре, оешма коллективлары солистлары, Раушания Хәсәнова сәхнәгә куйган концертлардан Фирзәнә Фәметдинова-Әсләмова, Дамир Хәмәтов, Руслан Кабулов, Руслан Халиков, Светлана Галиева, Ридаль Гаскаров һәм район мәдәният сарае җырчылары чыгыш ясады. Уфа кунаклары, туганнары, элекке укучылары ихлас теләкләр җиткерде.

Раушания Хәсәнованыҗ иҗат баскычлары барланды бу кичәдә. Ул җитәкләгән үрнәкле бию ансамбле казанышлары елъязмалары, видеоязмалары тамашачыны үткәннәргә сәяхәт ясатты...

Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Раушания Хәсәнова юбилей кичәсендә биючеләрне җыйды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: