

Халык биюләре җәүһәрләрен киң катлам массаларга җиткерүдә, безгә кадәрге буыннарның биюләрен популярлаштыруда үзен аямыйча эшләгән районыбызның күренекле шәхесе, Балтач сәнгать мәктәбе укытучысы Раушания Рафаил кызы Хәсәнова республика мәдәният әһелләре арасында танылган талантлы хореограф.
Бүген сүз аның турында. Әңгәмә вакытында сөйләгәннәрен тыңлап торсаң, үз балалары сыйныф саен икәненә төшенәсең. Хәер, Балтач буйлап чыгып китсәң, аныкылар йорт саен икән... “Минекеләр” дигән сүзне ничектер яратып, горурланып, балкып әйтүен күрәсез.
Уңышларының серләрен гап - гади сүзләр белән тезеп китә : “Иң элек хореограф,биюче, укытучы хезмәтен бик нык яратырга кирәк. Аннан соң шул хыялыңа атлау өчен хәтсез тырышырга, көн буе репетицияләрне, аерым күнегүләрне туктаусыз кабатлауларга чыдарга кирәк. Бу фикерләр кемгәдер күктәге буй җитмәслек йолдызларга үрелү кебек тоелса да, чынлыкта аларда дөреслек, хаклык бар!”
Себер якларында Төмән өлкәсенең Урай шәһәрендә гап-гади гаиләдә туып үскән ул. Күбәләктәй очып биючеләрне күреп әти- әниләренә сиздерми генә кечкенәдән үк “артист булам” дип хыялланган. Тобольск сәнгать училищесына әлеге хыял артыннан киткәнен өйдәгеләр бик үк аңламый да калалар.“Азрак йөреп җилләнеп кайтсын”, — ди әти кеше. Күпләр яшьлек хыялларына ата- ана сүзенә карап хыянәт итәләр. Аңламыйлар, яшүсмернең язмышына битараф караудан түгел, сабыйларын “кирәкле” һөнәргә юнәлтәләр. Тормыш күпкә катлаулырак шул. Раушанияме соң уйлаганыннан кире кайтучы?! Сайлап алу имтиханнарын уңышлы үтә, үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтә. Хореография аның тормыш юлыннан җитәкләүче илаһи һөнәргә әверелә.
Язмыш адәм баласын җитәкләп йөретә бит. Раушания, кулына диплом алганнан соң, зур әнисе янына ялга кайткач, Балтачта мәдәният бүлеге мөдире Гали Карам улы Сәрвәретдиновны очрата. Ул сәнгать мәктәбен яңа яшь кадрлар белән тулыландыру өчен тырышып йөри икән. Яшь белгеч бер ай мәдәният йорты коллективын үз итә. Ары таба Раушания Балтач сәнгать мәктәбенең хореография классына укытучы итеп тәгаенләнә. Бу вакыйга 1993нче елның август аенда була.
—Мине бик җылы каршы алдылар, — дип хәтерли Раушания Рафаил кызы. — Рая Мәснәви кызы Хамаева директор иде. Беренче көннәрдән үк ярдәм кулы сузды. Гомумән чын профессионаллар арасына кереп эләккәнемне аңладым. Раушания Рафаил кызы дип зурлап эндәшәләр. Ничектер үсеп киттем. Педагоглар арасында шулай исемең, әтиеңнең исеме белән эндәшү этикет билгесе бит. Бик озак күнегә алмадым болай дәшүләренә. Балалыктан, яшүсмерлектән чыгып бетә алмаганмындыр инде, — дип көлә ул хәзер.
Шул көзнең беренче бәйрәменә үк кечкенәләрнең бию коллективын сәхнәгә чыгара яңа педагог. Бу номер залдагылар арасында беренче фурор була. Ата-аналар Раушания исемле яңа хореограф җимешенә аяк үрә кул чабалар. Җитәкчелек тә ”В нашем полку прибыло” дип тамашадан тарала. Менә шулай беренче адымнар ышанычлы да, өметле дә икәнен күрәләр. Мәдәният йорты коллективында да үз кеше булып китә.
Штәнде авылында урындагы коллективка бию салганда үзенең булачак тормыш иптәше Наилны очрата. Ул мәктәптә укытучы булып эшли, сабыр гына холыклы, итагатьле егет.
—Тыйнак, минем эшне аңлап, проблемаларны бергәләп хәл итеп яшәп ятабыз. Минем ышанычлы юлдашым булды. Балаларыбыз Артур, Зөлфия, Чыңгыз безнең куанычыбыз. Укытучы гаиләсендә үскәч ул һөнәрнең никадәр катлаулы икәнен аңлап, тынгысыз, ялсыз үткән көннәребезне күреп үстеләр. Без аларга һөнәр сайлауда бернинди күрсәтмәләр, киңәшләр бирмәдек. Олы кешеләр бит инде, илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Нигә без аларны үзебезгә охшаган кысаларга кертергә, шәхси ирекләрен чикләргә тиешбез. Яхшы укыдылар, ата-ана тәрбиясен кирәкле күләмдә алдылар. Тормыш дигән чиксез диңгездә үзләре генә йөзсеннәр. Уңганлыклары да, тырышлыклары да җитәрлек. Эчтән генә тыныч тормыш, аяз таңнар, булдыклы юлдашлар теләп яшибез. Наилгә гомер буе рәхмәтлемен. Гастрольләргә, смотр-конкурсларга киткәндә бөртекләп җыйган дөньябызны аңа калдырып китәм. Балалар тук, дәресләре, өй эшләре каралган, мәж килеп тыныч кына яшәп минем кайтканымны сагынып көтеп торалар. Мин бит укытучы, ансамбль җитәкчесе генә түгел, ә ир хатыны да. Балаларның сөекле әнисе. Беркайчан үпкә белдерүче булмады. Наил Мәннәф улы чын әти, ышанычлы терәгебез булды 30 ел эчендә. Әгәр дә ныклы тылың булмаса җиңү турында уйларга урын калмый.
Менә шул мәшәкатьле хезмәт күрсәткән арада ул белемен күтәрә барып Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен бары тик югары билгеләргә тәмамлап ”хореография коллективының сәнгать җитәкчесе” квалификациясенә ия булды. Аны хәзер авылларга методик ярдәм күрсәтергә дә җәлеп итә башлыйлар.
—Эшемдә дә ышанычлы ярдәмчеләрем булды. Беренче чиратта минем аккомпаниаторларым. Туксанынчы еллар башында әзер язылган фонограммалар юк иде әле. Баянчылар Наил Хафиз улы Галләмов һәм Илшат Өлфәт улы Нуркаевлар һәрвакыт биюләрнең музыкаль бизәлешен тәэмин иттеләр. Үз эшләренең осталары, коллективта абруйлы кешеләр. Уку елы азагында халыкка, беренче чиратта ата-аналарга үзебезнең хезмәтебез нәтиҗәләрен күрсәтеп йомгаклау концертлары кую традициягә керде. Җәмәгатьчелек безнең эшебездән канәгать.Гомумән коллективта югары класслы профессионаллар күп. Бердәм, уңган халык. Эшлекле мөнәсәбәт хөкем сөрә, — ди Раушания Хәсәнова.
Раушания Рафаил кызы үзенең һөнәри осталыгы белән тиз яулады тамашачы күңелен. “Зөлфия” һәм “Гүзәл” ансамбльләрен яңа репертуар белән баетты. Ул оста биюче генә түгел, биюләрне сәхнәгә куючы да. Заман бик нык үзгәрде. Сәнгатьтә, мәдәнияттә яңа юнәлешләр, яңа башкару стильләре барлыкка килде. Буыннар алмашынуыннан соң тамашачы сәхнәдә заманча биюләрне күрергә килә. Бу күренеш илебезнең барлык халыкларында да күзәтелә. Яңалыкка иярмәсәң артта каласың. Шуңа репертуарда яңа биюләр барлыкка килүе заман таләбе. Биюләрне сәхнәгә куючы буларак Раушания Рафаил кызы моны яхшы аңлый. Бүген сәхнәдә “ Зөлфия” ансамблендә 150 биюче булса, “Гүзәл”дә 48 кеше. Шундый зур коллективлар белән укытучы бик иркен идарә итә, аны тыңлыйлар, аның сүзе барысы өчен закон. Бию сәнгатендә такт, хәрәкәтләрдәге бертигезлек һәм күмәклек дигән төшенчәләр бар. Сәнгать мәктәбендә Раушания Рафаил кызы 25 чыгарылыш биючеләр төркемен тәрбияләде. Күмәк бәйрәмнәрнең режиссёры буларак та бик күп көчен сала. Елның елында район Сабантуйларының, тантаналы бәйрәмнәрнең режиссёрлык эшен ул әзерли. Күп санлы биючеләр төркемнәре белән идарә итә ала. Ул төзегән композицияләрнең иҗади мәгънәсе,тематик төгәллеге белән аерылып торалар. Күмәк бәйрәмнәрдә балалар гына чыгыш ясамый бит. Анда Раушанияне гаиләләрен, ирләрен, балаларын калдырып килгән бәйрәмнең йөзек кашы булырдай ханымнар, сәхнә кешеләре көтә. Алар бик тыңлаучаннар, тырышлар. Күнегүләр күп тапкырлар кабатлана. Район җитәкчелеге, Уфадан килгән вәкилләр, туган җирләрен күрергә зар-интизар булган ерактагы туганнарыбыз безнең чыгышларны карый.
Раушания Рафаил кызы Хәсәнова Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп конкурсларның жюри рәисе, югары квалификацияле педагог, талантлы балетмейстер, сәхнәгә биюләр куючы, режиссёр. Балтач данын Парижга, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Одессага һәм Сочига җиткергән илаһи зат. 17нче февральдә, район мәдәният йортында, аның иҗат кичәсе үтәчәк. Килегез, күрегез! Шәп булачак!
Ханис ХАҖИМОВ,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
2006 – 2014нче елларда Балтач сәнгать мәктәбе директоры.