Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Анжелика Апканиева тормышка гашыйк хатын-кызларның берсе. Укучыларының тугры дусты да ул. Гаиләдә ике кыз тәрбияләп үстергән ана, бер оныкчыгының яраткан зур әнисе.
Нәфис зат вәкилләре күп бу гаиләдә. Һәркайсы да тормышта күңел матурлыгы мөһим, дип саный.