Ничек инде өйләнә? Ничек инде Данирәгә? Үзенең туганнан-туган сеңелесенә? Бергә узылган көннәр, еллар кая? Көн саен уйнап кына очрашып буламени? Уйлап-уйлап та башы җитмәде? Хәзер Данирә Сафаның әнисенә ничек дип дәшә инде: әни дипме, матур апа дипме? Ә фамилиясе? Алар икесе дә бер фамилиядә йөриләр түгелме соң? Хәер, бу сорауларга җаваплар кызга кирәк тә түгел иде инде. Ул Сафа әйткән сүзләрдән айный алмыйча урам буйлап китте дә, очраган дуслары алдында җебеп төште. Аннан соңгылары тагын да хәтәррәк. Ул уянып киткәндәге хастаханә стенасын, әнисенең кайгыга баткан йөзен, елап шешенгән күзләрен генә хәтерли.
Дөньяда Сафадан башка да егетләр барлыгы турында бу вакытта уйларлык хәлдә булмаса да, әнисен бик кызганганын, аның хакына булса да, башка җүләрлекләр эшләмәскә сүз биргәнен генә бүгенгедәй хәтерли Фәния. Инде үз-үзенә кул салырлык яшьтә булмаса да, чарасызлык алдында көчсезлеген хәзер дә таный ул.
Данирәнең әтисе белән Сафаның әтисе бертуган. Ләкин Данирәләрнең Себер якларыннан авылга күченеп кайтуларына озак түгел әле. Гаиләдә бердәнбер кыз бала ул. Әнисе кинәт авырып китеп вафат булганнан соң, әтисенең сыңар канат белән чит җирләрдә торып каласы килми. Башта гаилә Сафаларга кайтып сыена, аннан алар ярдәме белән йорт сатып алып, үз тормышларын булдыра. Ике бертуганның дус булуына, сөйләшеп, серләшеп туймавына өлкәннәр сөенә генә. Ләкин бу серләшүләрнең артында башка мөнәсәбәтләр дә ятуын беркем дә башына китерми. Икесе ике җирдә үсеп, сирәк күрешкән туганнар үзләре дә сизмәстән әнә шулай якынаеп, бер гаилә булып куя. Яшь аралары зур булу да куркытмый.
Егет аны яратканмы? Әллә үзе дә Фәния кебек чарасызлык алдында югалып калганмы? Әти-әниләренә, Фәниянең якыннарына Сафа ни йөзе белән күренгән? Ни генә булса да, ике туганның кавышуына беркем дә каршы килә алмый. Чөнки егет туачак баланың үзенеке булуын кире какмый. Абый-сеңел дуслыгы ир һәм хатын мөнәсәбәте белән алмаша.
Сафа борчылуын, сагышлануын, Фәнияне яратуын әллә ни сиздермәсә дә, Фәния һәр очрашуны хәтерендә яңартты, Данирә турында әйтелгән сүзләргә аерым мәгънә салып та карады, ләкин ахырдан да шикләнерлек бер сәбәп тә тапмады. Әллә чыннан да Сафа бик сак булган, әллә инде Фәнияне мәхәббәт сукырайткан.
Ике гаилә туганлыкны бозмыйча гына килешеп, туйлар уздырды. Кыз егет йортына күчте. Данирәнең әтисен дә авылның тыйнак кына тол бер хатынына димләп өйләндерделәр. Тик: “ Бала сәламәт туар микән?” – дигән курку беркемгә дә тынгылык бирмәде.
Фәния гомеренең бу чорын бик озак онытырга тырышып йөрде. Ләкин булдыра алмады. Ялгыш кына колагына Сафа исеме ишетелсә дә, әллә нинди газаплы хисләр кичерә иде ул. Хәтта егет аның сагынуына, яратуына тиң булмаса да.
Фәния егетләрне янына башка якын җибәрми. Бер югалган ышаныч, ачы тәҗрибә аның хисләрен сүрелдерә. Мәктәп китапханәсенә эшкә урнашып, китаплар, укучылар белән мавыгып, тормышын дәвам итә. Гаилә кору, балалар үстерү хакында ул уйлап та карамый. Яраларны бәйләп, тормышка күзләрен ачарга омтылганда инде яше узып баруын аңлап ала. Әнисе исән чакта ялгызлык бик сиздерми. Тик менә әнисен югалткан көннән бирле, барлык бәхетсезлегенең башында Сафа торуын кабат-кабат уйлый һәм аңлый ул. Тормыш гаделсезлекләреннән тупасланган күңеленнән ярсып чыккан күз яшьләренең Сафага төшүен теләмәсә дә, аны кичерә алмый.
Сафага да тормыш җиңел генә бирелмәгән. Гаилә кору белән бәхет ишелеп килмәгән. Балалары кыска гомерле булып дөньяга килгән, туу белән күзләрен йомган. Сафа белән Фәниянең төп аерылу сәбәбе шушы бала булса да, аларга аны назлап үстерергә язмаган. Аннан икенчене алып кайтырга талпынып караганнар. Анысы Ана карынында ук үлгән. Эче тулы ут булган көннәре ирнең дә булгандыр. Тик ул ялкынны тышка чыгара торганнардан түгел. Хәзер ике балалары үсеп килә. Бүгенге көндә Сафа яшьтәшләренең ул-кызлары инде үзләре гаилә корса, аларныкы әле мәктәптә генә укып йөри. Кемнеңдер күз яшьләренә артына яшеренгән бәхет аларга соңлап кына килә. Бала сөю бәхетен соңлап татыйлар. Тик бүген дә артык тынычлана алмыйлар. Чөнки бер үк кан кушылган балаларның сау-сәламәт, озын гомерле булып туу очраклары сирәк булуын алар күп тапкырлар ишеткән. Мәхәббәт җимешләренең дә, бала шатлыгының да гомерле булын тели алар. Тик ни өчендер гаилә коруның, туганнар берләшүнең азагы ничек бетәсен алдан уйлый белмәгәннәр.
Фәния уйларына ирек биреп, елмаерга да еларга да белмичә барган арада вакыт узганын да сизмәгән икән. Яшәгән каласына кайтып җитүен аңлап, урыныннан торганда бер мәлгә барысын да башыннан алып атарга теләде. Ләкин соңрак, хисләренең газаплы булса да бик якын булын төшенеп, кабат авылны уйлый-уйлый җәяүләп атлады. Кайтачак ул сүрелмәс сөю бүләк иткән авылга, кабат кайтачак. Яшьлек кичләре кабатланмаса да, алар бит Фәниянең гомер буе янәшәсеннән атлый. Бу хисләр бар кешегә дә таныш түгел.
Фатирына кайтып җиткәч тә, озак кына ишекне ача алмый азапланды. Күңел тәрәзәсенә чирткән, беренче һәм соңгы мәхәббәтен уйлаганда уйлары гына түгел, куллары да бутала шул аның. Аннары кабат тормыш үз агымын ала. Көндәлек хезмәт, тормыш ыгы-зыгысы артык хисләргә ирек бирми. Кабат авылга юл алганчы хатирәләр бераз тоныкланып тора. Яшәеш шулай күңелле дә, моңсу да көннәре белән дәвам итә.
Сәйлән Әхмәтова.