Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 гыйнвар 2023, 04:00

Модага ияреп татуировка ясатма

Элек татуировка ясаткан кеше, бигрәк тә хатын-кыз сирәк иде. Әле модага ияреп ясатучылар күбәйде. Ә ул зарарлы. Укыгыз:

Модага ияреп татуировка ясатма
Модага ияреп татуировка ясатма

Тән тиресе чит ят матдә итеп кабул итә икән татуировка ясатканда кулланган буяуны. Култык асты бизләре ялкынсынарга мөмкин, дип кисәтә табиблар.  Җитмәсә, актриса Елена Яковлеваның улы, мәсәлән, битенә табут рәсеме ясаткан. Чама хисе беткәнен дә кеше сизми  кала. Кайберәүләр вафат булган якыннарының сурәтен  тәнендә татуировка ысулы белән ясата. Күңелендә сакласа яхшырак булыр иде... Табиблар әйтүенчә, татуировка белән мавыккансың икән, пузырчатка исемле чир чыгуын көт тә тор. Ә ул хроник аутоиммун патологиясе. Дәваланмый да диләр әле, җитмәсә.

Бүген ул мода бар, иртәгә үткәндә кала. Чит илдәге бу дулкын инде авылларга да килеп җитте. Дистә елдан соң корсакларына елан, чәчәк ясаткан әбиләр пәйда булырмы инде. Бер егет сөюе билгесе итеп, очрашкан кызы исемен кулына яздырган. Өйләнешеп яшәгәч, сөюе дә юкка чыкканмы шунда. Аерыштылар болар. Ир инде кулыннан шул язуны бетерүен ишеттек. Дөрес, язуы беткән. Ә шулай да җөе калган кулында.

Рәсем яратканнар аны альбомда төшерсә дөресрәк. Тәненә бик ясатасы килсә, махсус вакытлыча татуировка копировкалар куллансынсалар яхшырак булыр иде. Бер көнне тигр, икенче көнне маймул, мәсәлән...

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: