Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 гыйнвар 2023, 18:50

Тормыш түгел алсу алма...

Хатыны хезмәтенең игелеген күрмичә, пенсия яшенә дә җитмичә, бакыйлыкка күчте. Үкенечләр... 

Тормыш түгел алсу алма...
Тормыш түгел алсу алма...

Өч буын бер йодрык булып яшәгән нигезгә туган-тумача салган сукмакларын суытмады. Килгән-киткәнгә сый-хөрмәт зур булса да, үзләрен кадерләп яшәргә вакыт та тимәгән. Гел дөнья куып гомер үткән дә киткән. Язын – чәчү, җәен мал азыгы, утын әзерләү. Көзен – уңыш җыю һәм басу-кырларны сөреп калдыру. Малчылыкта эш ел-тәүлек әйләнәсенә бер минутка да туктап тормый. Әсхәдулла, вакыт-вакыт, бик алҗыган чакларында: «Әле дә ярый маллар да йоклый. Әзрәк тын аласың. Ярый әле кышы бар – басулар кар астында», – дип уйлый торган иде. Алай дисәң, кышын кырда кар тоту, ындыр табагында орлык чистарту һәм агулау... Колхоздагы берәр эштән читтә калдымы икән ул ярты гасыр эшләү чорында. Юктыр. Менә шул эшләр, ирешелгән уңышлар җилгә очты. Төтене генә калды. Ул төтен – аз-маз пенсия, утка-суга, газга түләгәч чәй-шикәрлек кенә кала. Хатыны хезмәтенең игелеген күрмичә, пенсия яшенә дә җитмичә, бакыйлыкка күчте. Үкенечләр... 
Ике кызы гаиләләре белән җәйләрен озын ялларын шушында – авылда уздыралар. Картның бәхетле мизгелләре шушы күңелле чор – җәй айлары белән исәпләнә. Кышларын ул күпчелек вакыт телевизор карап, уй дәрьясында – үткәннәрне барлау белән үткәрә. Йөрәге яна – җиде класс бетергәннән соң ихласлык белән, үсмерлек үҗәтлеге белән, булсынга дип хезмәт куйган бай колхозның тамырына балта белән чаптылар. Рәсәй күләмендәге киңәшмә, семинарлар уздырылган, республикада бер булган «Уңыш» колхозыннан ни калды? Кабергә бер аягы белән баскан авыру картка охшаган. Алай гына да түгел, авызын ачса үпкәсе күренергә торган, гыжылдык, сынык тешле, котсыз бер затка охшаган. Күптән күмәк хуҗалык түгел. Монда хуҗа – инвестор дисәң, инвестор дигән сүзнең мәгънәсенә туры килми ул. Яңа хуҗа дисәң... хуҗа кеше андый булмый. Исем таба алмады Әсхәдулла бу буталчык тормышка. Юккамыни бер юмор яратучымы, сатирикмы, авыл башындагы «Уңыш» дип язылган, совет чорыннан калган стеллага «Уңыш – кукиш» дип язган һәм рәсемен дә ясап куйган. Икенчесе «инвестор»ның фамилиясенә ишарә ясап, болай дип өстәп куйган: «Исемдә түгел, хикмәт – җисемдә. Лачын исемен йөртсәң дә, козгын икәнсең». «Инвестор» анда-санда, кайвакыт өлкәннәр көнендә, кайвакыт Сабантуйда авыл картларына макарон, шикәр, чәй ише нәрсәләр өләшә башлады – халык йомшарды, юктан да хәтер кала, аздан да күңел була, дигәне шундыр. 
Туксанынчы еллардан соңгы вазгыятьне тыныч күңел белән кабул итә алмады Әсхәдулла. Их, әти кебек белемле булсам, бирдермәс идем козгыннарга колхозны, дип, авылча беркатлылык белән уйлаган чаклары да булды аның. Әтисе аның грамоталы һәм дә гадел кеше булганы өчен халык тарафыннан сайланып, фронтка киткәнче колхозны җитәкләде. Бер елны, каты ачлыктан халык бик интеккәч, әтисе кеше башына бер-ике кадак чамасы бодай өләшкән. Әйткән халыкны җыеп: «Ачлыктан шешенеп беттек. Бигрәк тә бала-чага бик жәл бит. Кеше башына кушуч бодай өләшәбез. Телегезне тешләгез, бу хакта беркемгә ләм-мим», – дип кисәткән. Бер явызы, ашаган табагына төкергән – районга барып әләкләгән. Солтанны төрмәгә утыртканнар. Сугыш башланганның беренче атнасында ук фронтка китә ул. Шуннан, ноябрь азакларында, похоронкасы килә. «И-и, әтәй, синең төсең – йөз-кыяфәтең бераз гына күз алдымда шәйләнә. Рәхәтләнеп, авыз тутырып «Әтәй!» дип әйтүләрдән дә мәхрүм булдык. Әтәйләр төзегән күмәк хуҗалык юньлеләр чутында булсын, без дә бер рәхәт яшәрбез дип тырышып эшләдек тә эшләдек. Рәсәендә бер булган, иң бай һәм шәп колхоз таланды, бетте. Ферма тирәсенә барсам... Меңләгән баш сыер, сарык, дуңгыз асрала торган фермалар. Ат конюшние, күрше бригададагы тавык фабрикасы, нәселле үгезләр асрала торган кече ферма. Яшелчәчелек. Умартачылык... Кая китте болар?!» Әсхәдулла авылның киләчәген уйласа, башы шаулый, каны уйный башлый. Гел үкенеч, сагышлардан торырга тиешмени соң кеше гомере?
Тышта буран уйнады, ә картның күңелендә юксыну, сагыну-сагыш һәм үкенечләр давылы купкан иде. Яшь чагында елгыр, уңган-булган кешеләр чутыннан йөрде. Әмма тиз кызып тиз сүрелә торган холкы урта яшьләренә кадәр дәвам итте. Кызу булса булды, әмма явыз булмады – күңелендә кер, ачу сакламады. Бәлки шуңадыр да, хатыны гомере буе аның холкына ярашып, җаена торып яшәде. 
...Буран отыры көчәйде. Аның саен тәрәзә капкачлары ныграк ыңгырашты. Әйтерсең лә, аларны җил-буран түгел, картның күңелендә уйнаган уй өермәсе кузгата, гүя картның үкенечле уйлары тетрәндерә иде. Карт әкрен генә торып юынды, ашыкмыйча гына газ плитәсенә чәйнеген куйды. Кичтән хасиятләп аш пешергән иде. Карчыгы пешергән сыман ук булып бетмәгән иде, шулай да тәмле иде. Олы кызы белән кияве чалдырган корбан итеннән булганга, ул аш сихәтледә сыман тоелды картка. Әтиләре токмачлы шулпа яратканга күрә, кызлары кайткан саен нәзек кенә итеп токмач кисеп, киптереп куюны гадәткә керткәннәр иде. «Ашны төшкелеккә җылытырмын, әллә нигә авыраебрак торам», дип, иртәнге чәен эчкәннән соң барып урынга ятуга сул як кабыргасы астыннан чеметтергән авырту тойды, тын алуы да авырлаша башлады. «Әллә китеп барышым инде?» Ул бисмилләһ әйтеп сабый чагында Фатыйма әбисе өйрәткән сүрәне исенә төшерергә тырышты: «Бисмилләәһир-рахмәәниир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин...» Калганын исенә төшерә алмыйча изаланды. Югыйсә «Фатиха»ны яттан белә бит инде. Йә, Аллаһым, шушылай китеп барырмын микәнни? Намаз укуны гел кичектереп килдем. Әҗәл якаңнан тотса, кая да качып котыла алмыйсың. Ник шул хакта уйланылмаган соң, ә?! Карт, бар көчен туплап, өстәлгә таба атлады. Яшел тышлы «Иң изге догалар» китабын алып «Әлхәм»не укый башлады. 
Аллаһка шөкер, исенә төште бит. Кат-кат сүрәне укыды. Күз аллары яктырып китте. Тез буыннарын калтыратып булса да, кабат аягына басты. Ярты гасыр элек кәләше килен бирнәсе итеп алып килгән, зәңгәргә ак бизәкләр төшереп ясалган сандыкны ачты да, киҗеле ашъяулыкка төргән, буыннан-буынга тапшырылып килгән Коръәни-Кәримне кулына алды, күкрәгенә кысты. «Моннан соң, дин юлына керергә, мәчеткә йөри башларга кирәк», – дип, күңеленә беркетте. 
Инде көн төшлектән авышкан, буран да басылган. Карт, һава сулап керим дип, ихатасына чыкты. Тирә-юнь калын, ак юрганга төренгән. Яңа яуган кар бөртекләре кояш нурында коена – җем-җем килә. Шул вакыт мәчет манарасыннан икенде намазына чакырып азан әйтелде. Әсхәдулла кыйблага таба борылып басты да, яшь мулланың күңелгә ятышлы мәкам белән әйткән азанын кабатлап барды. 
– Аллаһка тапшырдым... Үзең ярдәм ит намазлар укырга! – дип изге эшкә тәвәккәлләде. 

Зәрия Вәлиева .

Айнагөл  Вәлиева фотосы.

Чыганак

 


 

 

Автор:
Читайте нас: