Тәрәзә капкачларын җил каккан тавышка ул төн уртасында уянып китте дә, беравык аңышмый торды. Әле генә гомер иткән хатыны, улы һәм кызлары, кияве, оныгы – барысы бергә табын артында гөрләшеп утыралар иде. Бәй, алар кая соң? Ә мин нишләп берүзем соң әле?..
Карт авырткан буыннарын шыгырдатып, авырлык белән торып утырды. И-их, татлы төш кенә икән шул. И-их!. Яңа гына, әле кичә генә шулай күңелле итеп, күгәрченнәр шикелле гөр-гөр килеп табын артында утыралар иде. Кичә генә сыман... И-и, гомеркәйләр, сиздермичә генә узып та бара. Бөтен вөҗүден, җанын биләп алган сагыну-сагышлар күңел кылларын өзгәләгәнгә төшкә керәләрдер газизләре.
Ачы җилнең сызгыруы картның миен бораулап алган сыман була. Хәтта тәрәзә капкачлары да, җанлы кешедәй, картның бәгыреннән сөзелеп чыккан иңрәвеннән сыкранып куялар. «Җилли, буран чыгар, ахрысы. Буыннарым шуны чамалап сызлыйдыр» – карт шулай уйлады. Соңгы биш-алты елда аның буыннары барометрга әйләнде – явым-төшем алдыннан үзәккә үтеп сызлыйлар. Бу юлы да, гомере буе алсыз-ялсыз эшләп, йөреп торган кул-аяклары дөресен әйтте: таң туып, кешеләр уяныша башлауга буран кузгалды. «Күбәләкләп яуган карлы буранны карчыгым бик ярата иде. Ә яңгырларны ничек яратты! Мәрхүмәкәем... Карчыгым дигән булам тагын, бу дөнья белән хушлашканда биш дистәсен тутырган гына иде – нинди әби булсын инде ул?!. И-и гомеркәйләр, яшәмәгән дә кебек, инде үтеп тә бара.
Безгә – сугыш чоры балаларына, иркә тормыш эләкмәде инде. Кая ул, балалык, яшүсмерлек чоры тормыш арбасын тартып үтте. Матур киләчәккә өметләнеп колхозда ярыша-ярыша эшләүләр, яшьлек елларына ямь өстәгән кичке уеннар җан җылыта торган хатирә булып саклана.
...Тәрәзә капкачлары авыр итеп ыңгырашты. «Күңелемне аңлагандай сыкранасызмы? Карчыгым өй салганда: «Бизәкле тәрәзә капкачлары – тәрәзәнең кашы-керфеге», – дигән иде. Чынлап та, капкачы булмаган тәрәзә – кашы-керфеге булмаган кешегә охшап тора бит ул. Аннары кышларын тәрәзә капкачлары җил-бураннан ышыклый. Җәйләрен – эссе көннәрдә, тәрәзә капкачын япсаң, өй җиләс була. Ата-бабаларыбыз барысын да уйлап, чамасына китереп эшли белгән. Әнә бит иске йортны мал абзары ясагач ничек уңайлы булды – тәрәзә капкачларын каплап кадаклап куйды да, җылы-ышык сарай булды.
Ике кыш рәттән Себергә барып, көне-төне эшләп алып кайткан ак чыршыдан җиткергән өенең һәр ниргәсе, һәр бүрәнәсе, кул чугы чаклы такта кисәгенә кадәр кадерле аңа. Шушы өйне салу өчен Түбән Тагил ягында урман кисте ул. Колхозда кыр эшләре төгәлләнгәч, октябрь бәйрәменнән соң, Зирекле Кичүдән дүрт ир-егет Себер ягына – өйлек агач юнәтергә юлга кузгалды. Ярты ел эчендә үзеңә тиешле кубометр агачны кисеп, планны арттырып үтәсәң бүрәнәле буласың. Түбән Тагилда законнар кырыс. Гомуми торакта кем генә яшәми. Акча алган көннәрдә кайберләре эчеп исерешәләр дә дупыян киләләр – өелешеп сугышалар. Алары – бер-ике ай эшләп, булган акчаларын туздырып кайтып китүчеләр. Әсхәдулла андыйлар белән аралашмады, шешәне якын китермәде. Берничә тапкыр эчеп эшкә чыкмасаң – премиядән коры каласың. Эштән куарга да күп сорап тормыйлар. Җитди ниятләр белән – тормыш бөтәйтү өчен өйлек бүрәнә артыннан килүчеләр хәмер белән мавыкмады. Ә менә рәшәткә артында утырып чыккан бурларның үз законы. Урман эшендә алары да байтак чуалды. Менә алар инде баштагы вакытларда тырышып эшләүче ир-егетләрдән аракы, акча таптырдылар, кесәләрендә һәрвакыт салкын корал – пәке йөрттеләр. Ахырда, тырыш эшчеләр, бердәмләшеп, бандитларга каршы торгач, тынычлык урнашкан сыман булды. Барыбер сак булу кирәк иде. Агач басып һәлакәткә китергән очраклар да булды. Шактый авыр сынауларны үтә алганы максатына ирешеп – өйлек бүрәнә эшләп, исән-аман туган ягына кайту бәхетен татыды.
Дин кысылган чор булса да, әллә инде кырыс шартларда яшәргә һәм эшләргә туры килгәнгә, әллә инде намазлыктан аерылмаган әби белән үскәнгә, Әсхәдулла бисмилләһ белән эш башлады, Аллаһны еш искә алды. Аллаһның бер хикмәтедер, урысы-хохолы, мукшысы-чуашы дигәндәй, нинди генә милләттән булмасыннар, Аллаһ дигән сүзне аңладылар – Әсхәдуллага янамадылар, кул күтәрмәделәр.
Килешү буенча эш вакыты төгәлләнергә ай ярым чамасы калгач, авылда юл өзелгәнче дип, март башларында, Әсхәдулла үзенә тиешле булган бүрәнәләрен чутлатып алып, тауар поездына төяп җибәрде. Гәрәбәдәй сап-сары чыршы сагызыннан хуш ис аңкып торган бүрәнәләр тауар вагоннарында Бөзәдәләк станциясенә кайтарыла. Менә шул станциядә кеше талап яшәүне тормыш рәвеше иткән хулиганнар өере кайчан һәм нинди поездда күпме әйбер киләсен төгәл беләләр икән. Менә алар, өерләре белән, Әсхәдулланың бүрәнәсе киләсен алдан белеп торганнар. Күрәсең, бурларның наводчиклары зур төгәллек белән кара эшен башкара. Зирекле Кичү белән Бөзәдәләк станциясе – сиксән чакрым ара. Бурлары белән яман аты чыккан станциядән ике кайнагасы (хатынының бертуган абыйлары) өйлек бүрәнәләрне барып алдылар. 1927 елгы Җиһангир кайнагасы – 17 яшеннән совет армиясенә алынып, елга якын Бөек Ватан сугышында катнашкан, аннары җиде ел флотта хезмәт иткән гаярь ир. Вилдан кайнагасы дүрт ел армия сафларында хезмәт иткән. Икесе дә – ир солтаны. Бирешмиләр алар кеше хакына кереп яшәүче бандитларга – әрәмтамакларга кыслаларның кайда яшәгәнлеген яхшы итеп төшендерәләр. Көчле дә, зирәк тә булды кайнагалары, бармак юанлык тимерчыбыкны кәтүк җебе бәйләгән шикелле генә итеп боргычлап куя, центнерлы капчыкларны трактор арбасына чөеп кенә аталар иде шул. И-и узган гомерләр. Игелекле кайнагалар күптән инде мәңгелеккә күчте, урыннары җәннәттә булсын...
Себердә килешү буенча эш вакыты тәмамланып, тулысынча исәп-хисаплар ясалгач, туган ягына кайтты. Язгы чәчү башланырга тора иде. Чәчү тәмамлангач өй салырга керештеләр. Улым өй салып чиләнмәсен, килен нарат-чыршы сагызының хуш исе аңкып торган өй бусагасын атлап керсен дип, җан тырмашып салдылар алар хатыны белән шушы өйне. Җан тырмашып димичә, ни дисең, 42 яшендә җиткереп кергән бу йорт – үз гомерендә салган өченче йорты. Егет чагында салган өендә әнисе, әбисе, энесе белән өч-дүрт ел бергә яшәгәннән соң, усактан салган өенә кәләшен алып кайтты. Усак йорт заманына күрә ярыйсы иде. Шуның өстенә бу йорт хуҗалары, нигезгә төшкән килен дә, киң күңелле, нәсел-нәсәпне сыендырып, кунак итеп яшәүче төп нигез булды. Шушы нигездә өч балалары туды.
Зәрия Вәлиева.
Айнагөл Вәлиева фотосы.
Дәвамы бар.