Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 гыйнвар 2023, 15:29

“Көйне таны” конкурсы җиңүчесе кем?

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Иске Тимкә урта мәктәбендә “Көйне таны” музыкаль уен-конкурсы үткәрделәр. 

“Көйне таны” конкурсы җиңүчесе кем?
“Көйне таны” конкурсы җиңүчесе кем?

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Иске Тимкә урта мәктәбендә “Көйне таны” музыкаль уен-конкурсы үткәрделәр. Чара мәктәп укучылары арасында “Пушкин картасы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Беренче турда көйләрне уенның барлык катнашучылары да белде. Алар арасыннан көйләрне белгән иң яхшы 3 уенчы сайлап алынды. Алдагы турларда, уенчылар саны кимеде. Нәтиҗәдә, 11нче сыйныф укучысы – Динара Кашапова җиңүче булды.

Моннан тыш, Динара тагын суперприз да отты! Аңа 60 секунд эчендә 7 көйне танырга кирәк иде. Бу биремне ул 27 секунд эчендә башкарды һәм район мәдәният йорты кинотеатры билетына ия булды.

“Көйне таны” конкурсы җиңүчесе кем?
“Көйне таны” конкурсы җиңүчесе кем?
“Көйне таны” конкурсы җиңүчесе кем?
Автор:
Читайте нас: